САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлиллеләр үтенече үтәлде, яки “Халык контроле” – хәрәкәттә

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына Җәлил поселогындагы Кол Шәриф урамындагы юлда ярыклар барлыкка килүе турында заявка кергән иде. Әлеге проблема поселок җирлеге башкарма комитеты тарафыннан хәл ителде, юл төзекләндерелде, норматив хәлгә китерелде.

Исегезгә төшереп үтәбез, хөрмәтле газета укучылар, “Халык контроле”нә сезнең һәркайсыгыз мөрәҗәгать итә ала. Законсыз спиртлы эчемлекләр саталармы? Юллар төзек түгелме? Теләсә-кайда законсыз чүплекләр ачалармы? Болар, торак-коммуналь, коррупция, социаль яклау чаралары, һәркем файдалана алырлык уңай мохит һәм башкалар турында республиканың дәүләт хезмәтләре порталында “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итәргә һәм анда проблеманың хәл ителешен контрольдә тотарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев