“Кояшкай”га 50 яшь тулды
Бүген район үзәгендә урнашкан “Кояшкай” балалар бакчасы кунаклар кабул итте.
Ярты гасырлык тарихы булган бакчага ветеран тәрбиячеләр Өлкәннәр көненә җыелдылар. Шул форсаттан “Кояшкай”ның туган көнен дә билгеләп үттеләр. Иң элек коллективны, ветераннарны район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова тәбрикләде, изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткереп, бакчага сертификат, алдынгы хезмәткәрләргә Почет грамоталары тапшырды. Аның урынбасары Газинур Габидуллин, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәр белән эшләүче методисты Гөлнара Салихова, “Сарман” газетасының баш мөхәррире Альбина Сабирова да балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Озак еллар бакча мөдире булып эшләгән Софья Әхмәдуллинаның, хәзерге җитәкче Илсөяр Әхкәмованың да әйтер сүзләре бар иде. Коллективта, аннан мәгариф бүлегендә хезмәт куйган Зөлфия Гарипова да иң җылы хисләрен бүләк итте. Балалар, ата-аналар, бакча хезмәткәрләре чыгышлары бәйрәмне тагын да матурладылар, бизәделәр.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев