Иске Кәшердә Рәшит Бәшәргә багышланган күргәзмә оештырылды
.
2024 елның 7 октябрендә балалар язучысы, шагыйрь Бәширов Рәшит Гафар улына 75 яшь тула. Ул — татар шагыйре, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты. Бу вакыйга уңаеннан Иске Кәшер авыл китапханәчесе юбилярга багышланган китап күргәзмәсе әзерләде һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән кычкырып укулар үткәрде. Чарада балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, китапханәче балаларга юбилярның кайбер шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев