Илексазда спорт мәйданчыгы ачылды
Илексаз авыл җирлегендә яшь буынга физик тәрбия бирүгә hәм сәламәт яшәү рәвеше булдыруга зур әhәмият бирәләр. Биредә төрле спорт ярышлары да еш үткәрелә. Волейбол, баскетбол кебек уеннарга да мөмкинлекләр арта бара.
Сабантуйга зур бүләк итеп, Илексазда спорт мәйданчыгы ачылды. Татарстанның Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан авыл җирлекләрен төзекләндерү республика программасы нигезендә төзелгән әлеге объектка дәүләт казнасыннан өч миллион сум акча бүленгән.
- Авыл халкы ярдәме hәм тырышлыгы да зур булды. Өлеше кергән hәркемгә зур рәхмәт. Мәйданчык озак еллар халыкка хезмәт итсен, барыбыз да сәламәт булыйк, - диде җирлек башлыгы Флер Гыйльфанов.
Мәйданны ачу тантанасында катнашып, ул изге теләкләрен җиткерде. Авылдашлары - җирлектә бик күп спортчылар тәрбияләгән Сарман спорт мәктәбе директоры Ләззәт Хуҗинның да әйтер сүзләре күп булды.
- Спорт мәйданчыгы буш тормасын. Сәламәт буын үссен, - дип теләде ветераннар исеменнән Рәзимә Закирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев