.
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Илек” инструменталь-вокаль ансамбле (җитәкчесе – Алинә Галиева) чыгышларын районда гына түгел, республикада да көтеп алалар, көчле алкышларга күмәләр. 18 октябрь көнне алар Казан сәхнәсендә – ТР ветераннары арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның “Балкыш” VII республика фестивалендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
- Бик яраттылар, соңыннан килеп рәхмәт әйтүчеләр дә күп булды. Бу тагын да дәртләнеп җырларга этәргеч бирә, - диде район мәдәният йорты директоры Гөлүсә Галиева.
Нет комментариев