Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Яхшыбайлылар Куян елына аяк бастылар

Яхшыбай авылында «Яңа елга – яңа өмет белән!» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды.

Авыл халкын һәм кунакларны Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов котлап китте. Убырлы карчык, 2022 һәм 2023 ел символлары – Юлбарыс белән Куян кызыклы уеннар оештырдылар. Кыш бабай белән Кар кызы да озак көттермәделәр, балаларның чыгышларын тыңлап киттеләр, аларга һәм конкурс җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдылар. Авылның Габдуллиннар гаиләсе дә балаларга бүләкләр әзерләде, лотереяга да өлеш кертте. Анда төрле призлар уйнатылды. Яңа ел кичәсе күңелле дискотека белән тәмамланды.
Бәйрәмгә шулай ук «Ирония судьбы, или С легким паром!», «Любовь и голуби» кинофильмнары геройлары да килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев