Фәйрүзә Хәбибуллинадан – район укытучыларына шигъри сәлам
Хәбәрләр

Фәйрүзә Хәбибуллинадан – район укытучыларына шигъри сәлам

УКЫТУЧЫ.

Укытучы – мәктәп алиһәсе,
Юл ачучы изге кыйблама.
Тормыш диңгезләрен кичәр өчен,
Әлифбабыз бирде юллама.

Соңгы кыңгыраулр чыңлаганда,
Күңел канатланып ашкына.
Галимнең дә фәнни ачышлары
Тәүге хәрефләрдән башлана...

Укытучы – белем фәрештәсе,
Кайдан аласыңдыр сабырлык,
Ышанычын аклап сабыйларның,
Тәртип ызанына салырлык!?

Уй-хыялларына өмет баглап,
Чыгарасың олы юлларга.
Ышыклыйсың кирәк булганда,
Әверелеп мәгърур кыяга.

Син шыттырган бәхет орлыклары,
Үсеп, җимеш бирә көзләрдә.
Һәр мизгеле – йөрәк тибешеңдә,
Горурлыгы – уйчан күзләрдә…

Фото:https://ru.freepik.com/


Нет комментариев