САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дөрес сайланган мәктәп букчасы – сәламәт бала

Белгечләр, укучыларга сумка сайлаганда, акча экономияләмәскә киңәш итәләр.

Әти-әниләр һәрвакыт шуны истә тотарга тиешләр: яхшы мәктәп сумкасы – ул балаңның сәламәтлеге хакында кайгырту, шуның өчен, аның сыйфатлысын сайлау мөһим. Хәзерге заман балалары китап-дәфтәрләрен рюкзакта яки ранецта йөртергә гадәтләнеп киләләр. Аларның аермасы нәрсәдә соң? Бу мәсьәләгә ачыклык кертер өчен, без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать иттек.

– Ранец – аркага асылмалы каты каркаслы корпусы һәм тыгыз сырты булган сумка, ә рюкзакның каты каркасы юк. Ранецның төп өстенлеге – аны иң өстенә генә асып йөреп булмый, югыйсә, сколиоз барлыкка килү ихтималы бар. Ранец сайлаганда, нәрсәләргә игътибар бирергә соң? ГОСТ нормалары нигезендә, буш ранецның авырлыгы бер килограммнан артмаска тиеш. Аны сатып алыр алдыннан яхшылап карарга кирәк: ранецның өске өлеше укучының арт чүмеченә тимиме, я аскы өлеше, аның биленә ышкылып, авырттырмыймы. Башлангыч класста укучы балага каты каркаслы ранец алу мөһим, ә зуррак класстагыларга рюкзак та барырга мөмкин. Ортопедик сыртлы ранец бик яхшы була. Аның баулары ныклы һәм балага яраклаштырыла торган булуы зарур. Иң мөһим элемент булып, ранецның ян якларында яктылык кайтаргыч тасмалар тора.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Закон нигезендә, балага туры килмәгән очракта, мәктәп, поход, шәһәр рюкзакларын кибеткә кире кайтару мөмкин. Законның 25 санлы маддәсенең 1 пунктыннан чыгып, сатучы товарны кире кабул итеп алырга тиеш. Әмма түбәндәге очракларда: товар кулланышта булмаса; аның кыяфәте һәм төргәге сакланса; пломбалары һәм ярлыклары алынмаган булса; касса чегы булса яки аның шушы кибеттән сатып алынган булуына шаһитлар булса.

Әгәр сатып алынган рюкзакның сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмаса, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законның 15 маддәсендә күрсәтелгәнчә, сатучы аңа түләнгән акчаларны кире кайтарып бирергә тиеш. Шулай ук башка төрле шундый яңа товарга алмаштыру варианты да бар. Түләүсез ремонт ясату тәкъдим ителергә мөмкин. Башка төрле, әмма кыйбатлырак товарга алмаштыру юлы да бар, әмма бу очракта өстәп түлисе булачак. Тагын бер юлы бар: ике якның килешүе нигезендә, товар дефектлы булу сәбәпле, аны бераз очсызрак бәягә сатып алу, – дип җавап бирде үсеш һәм эчке базарны координацияләү бүлеге начальнигы Евгения Чернова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев