САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген II квартал нәтиҗәләре буенча терлекчелек алдынгыларын бүләкләделәр

Премияләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Рәмилә Моратова тапшырдылар.

Бүләкләү унике номинациядә үтте. Сөтчелек комплексларының иң яхшы савымчылары булып “Сарман” агрофирмасының Кәүҗияк комплексыннан Милана Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Сәфәрова, “Нөркәй”нең Юлтимер комплексыннан Гөлсинә Шәйдуллина танылдылар. Сөтчелек фермалары савымчылары арасында өч урынны да ләшәүтамаклылар – Радик Ханнанов, Раушания Әхмәтова, Раушания Гайнуллина алдылар. Аларның терлекчеләре Миндил Сабиров, Руберт Карамов, Илдар Нигъмәтуллин, Салават Исламов, Илһам Кәлимуллин, Рубис Ситдыйков та премияләргә лаек булдылар. “Иң яхшы бозау караучы” номинациясендә премияләр Юлтимердән Диләрә Хәйбрахмановага, Кәүҗияктән Гөлзирә Нуретдиновага һәм Иске Кәшердән Зилия Имаевага тапшырылды. Юнәлешле тәрбиядәге таналар караучыларның иң осталары булып Шыгайдан Рафаэль Хаҗиев, Юлтимердән Альберт Никоноров һәм Иске Минзәләбаштан Илшат Ибәтуллин танылдылар. Бүләкләнгән ясалма орлыкландыру технологлары Фәнил Әхмәдуллин (Күтәмәле), Раушания Хәсәншина (Сарайлы) һәм Рәмис Исламов (Кәүҗияк) булдылар. Лаборантлар арасында иң яхшылары буларак Әлфия Гайнетдинова (Кәүҗияк), Юлия Шәйдуллина (Ләшәү Тамак), Илмира Сөләй манова (Иске Кәшер) бүләкләнделәр. Иң яхшы ветеринария белгече буларак Кәүҗияктән – Җәүдәт Салихҗанов, Шыгайдан – Илдар Хәкимов, Күтәмәледән Саимә Ильясова премияләр алдылар. Сөтчелек комплекслары начальниклары арасында Илфак Нуриәхмәтов (Кәүҗияк) – беренче, Тәлгать Мортазин (Юлтимер) – икенче, Фәрит Шәйдуллин (Шыгай) өченче урын өчен бүләкләнделәр. Товарлыклы-сөтчелек фермалары мөдирләре арасында беренчелек – Ләшәү Тамактан Рамил Шәйдуллинда. Икенче урында – Әлмәт фермасы мөдире Зәкия Нуриәхмәтова, өченчедә – Мортыштамактан Айдар Шиһапов. Таналар үстерүче ферма мөдирләреннән бүләкләүгә Салават Габидуллин (Чукмарлы), Фирая Мөхтәрова (Карашай Саклау), Лилия Йосыпова (Шәрләрәмә) лаек булдылар. 

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев