САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларны сколиоздан ничек сакларга?

Яңа уку елы башланырга да санаулы көннәр генә калып бара.

 Табиблар әйтүенчә, бүгенге көндә балаларның 30-60 процентында умыртка баганасы белән бәйле проблемалар күзәтелә.
Сколиоз – балаларда иң еш очрый торган авыруларның берсе. Мәктәпне тәмамлаганда, һәр ике укучының берсендә гәүдә төзелеше үзгәрү, сколиоз билгеләре ачыклана икән. Сәбәбе нәрсәдә соң – хәрәкәт җитмәүме, дөрес тукланмаумы? Аны булдырмый калырга мөмкинме? Гәүдә төз, матур булсын өчен нишләргә? Район үзәк хастаханәсе поликлиникасының балалар табибы Салават Сәетовның чыгышы – шул хакта.
–    Сколиоз – умыртка баганасының бер якка таба кәкрәюе. Бу диагнозны 6 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга куялар. Сабый балаларның умыртка баганасы кимерчәкләрдән генә тора. Аларның сөяккә әверелү процессы 17 яшькә тикле бара. Шушы чорда сколиоз авыруы башлану ихтималы була. Кайбер балада бу чир тумыштан да күзәтелә. Моның сәбәпләре күп: умыртка сөягенең бергә кушылып үсүе, җитлегеп бетмәгән өстәмә умыртка сөякләре булу, кабыргаларның бергә берегүе... Тумыштан булган сколиоз балага бер яшь тулганчы ук үзен сиздерә. 
Сколиозның берничә формасы була.  Иң еш очрый торганы – идиопатик сколиоз. Чирнең бу төре 10 яшьтән соң барлыкка килә. Бала үскән чорда умыртка баганасы дөрес формалашмый. Баласында сколиоз башлануын әти-әни үзе дә ачыклый ала. Аның иң беренче билгеләре: туры басканда баланың бер иңбашы астарак була. Арттан караганда, калак сөякләренең дә бер яссылыкта булмавы сизелә. Алга иелгәндә, умыртка баганасының туры булмавы аермачык күренә. Әгәр дә шушы билгеләрнең берәрсе булса, кичекмәстән баланы табиб-ортопедка күрсәтергә кирәк. 
Дәваланмаган очракта, умыртка кәкрәю күңелсез нәтиҗәләргә китерә, сәламәтлеккә җитди зыян сала. Гәүдәнең торышы үзгәрү, бер якка янтаю, күкрәк читлеге авышу – монысы әле бер хәл, болар бит эчке органнарның да үсешенә һәм аларның үз функцияләрен үтәвенә комачаулый. 
Балада сколиозны булдырмый калу аны дәвалауга караганда күпкә җиңелрәк.  Шуңа да әти-әниләр баланың физик үсешенә ныклы игътибар итәргә тиешләр. Иң элек – дөрес туклану. Икенчесе –  аның кайда йоклавын кайгырту. Артык йомшак ятак файда китерми, зыян гына сала. Мөмкинлек булса, ортопедик матрас алыгыз. 
Бала ничек йөри, ничек утыра – аны да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Алга сөрлегеп, башын иеп йөрмиме, бер якка янтаеп утырмыймы? Шулай ук дәрес әзерли торган урынын да дөрес көйләү кирәк. Өстәл белән урындык баланың буена туры килергә тиеш. 
Баланың сәламәтлеге өчен иң яхшы спорт төре – йөзү. Аны кече яшьтән үк йөзәргә өйрәтегез һәм бассейнга йөрү мөмкинлеген тудырырга тырышыгыз. Бу аның сәламәт, матур булып үсүе өчен бик мөһим. 
Балага сколиоз диагнозы куелган икән инде, әти-әнинең бурычы – баланы тәҗрибәле табибка күрсәтү һәм аның белән берлектә дәва ысулларын сайлау, ул кушканны үтәү. Сколиозны дәвалау һәрвакыт – команда эше. Ул командада – бала, әти-әни һәм табиб. Бу озак процесс. Әти-әнигә бу очракта үзләренә дә нык булырга, балага кыюлык һәм сабырлык үрнәге күрсәтергә туры киләчәк.
Фото:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев