САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әхмәтшиннар Сарман балалар сәнгать мәктәбенә тынлы оркестр бүләк иттеләр

Якташларыбыз – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, Сарман районының мактаулы гражданы Вәсим Әхмәтшин белән аның тормыш иптәше – республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Асия ханым бүген Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбенә кунакка килделәр.


Кайтуларының максаты изге булып, алар яшь сәнгать осталарына тугыз уен коралы бүләк иттеләр. Туба, валторна, фагот, рожок, кларнет, гобой, флейта, флейта Пикколо кебек агач тынлы уен кораллары һәм баян киләчәктә сәнгать мәктәбендә тынлы оркестр оештырырга ярдәм итәр, дигән теләктә алар. Вәсим Вәсил улы аларда уйнап та күрсәтте. Ә Асия апа матур җырларын бүләк итте. Укучылар да якташ композиторыбызның көйләренә иҗат ителгән җырларын башкардылар. Очрашуны сәнгать мәктәбе остазы – Татарстанның атказанган укытучысы Расиха Хәмидуллина алып барды. Сәнгать мәктәбе директоры Гөлшат Шириева, район кунакларына рәхмәт сүзләре җиткереп, истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев