Әхмәтшиннар Сарман балалар сәнгать мәктәбенә тынлы оркестр бүләк иттеләр
Якташларыбыз – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, Сарман районының мактаулы гражданы Вәсим Әхмәтшин белән аның тормыш иптәше – республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Асия ханым бүген Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбенә кунакка килделәр.