«Макс» аша машина йөртү таныклыгын күрсәтергә мөмкин
Иминлек

«Макс» аша машина йөртү таныклыгын күрсәтергә мөмкин

Машина йөртү таныклыгын өйдә оныткан водительләр аларны ЮХИДИ хезмәткәренә «Макс» платформасы аша күрсәтә ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама ясап, «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Автоюрист Лев Воропаев аңлатканча, агымдагы елның сентябреннән башлап машина йөртүчеләр Дәүләт хезмәтләре порталы белән хезмәттәшлек итүче «Макс» кушымтасы аша таныклыкны һәм СТСны күрсәтә ала. Электрон документлар кәгазь вариантлар белән бертигез хокукка ия, шуңа күрә таныклыкны өйдә калдыру административ хокук бозу яки документны күрсәтмәү дип саналмаячак.

Белгеч искәртеп үткәнчә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.3 маддәсе нигезендә, чынлыкта документлар булмаганда кисәтү яки 500 сум штраф каралган, ә «Макс» платформасы мондый очракларда булышырга мөмкин.


Нет комментариев