Җәлилдә эчке эшләр органнары ветераннары очраштылар
.
Бүген Җәлил поселогының полиция пунктында тантаналы чара узды. Ул бистәдә эчке эшләр бүлеге оешуга 60 ел тулу уңаеннан оештырылды. Биредә ветераннар өчен психологик ял бүлмәсе hәм музей ачылды. Аны булдыруга хезмәт ветераны Рамил Талибуллин күп көч куйган. Үзен Җәлил полиция хезмәткәрләренең ветераннар Советы рәисе итеп тә сайладылар. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев катнашты hәм котлау сүзләре ирештерде. Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигы Ришат Бәхтиев, Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримов, хәрби комиссар Дашгын Гасанов, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, район ДОСААФ бүлеге рәисе Илдус Мәүләвиев та тәбрикләделәр. Очрашуга килгән ветераннар хатирәләре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев