Айгөл район Сабан туенда бүләкләнде
.
Яңа Әхмәт авылында яшәүче 5 сыйныф укучысы Айгөл Вәлиева 22 нче “Матурлык һәм талантлы балалар” республика бәйгесендә – Татарстанның “Мини-Мисс-2023” исеменә, Россия башкаласында чыгыш ясап, “Россиянең кечкенә таланты” номинациясендә Гран-прига лаек булган иде. Зур җиңүләре өчен, Айгөлгә район Сабан туенда район башлыгының Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк тапшырылды. Ә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары ярдәмчесе Марат Салихов аңа бүләккә велосипед алып кайткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев