1 июльдән Россия эшмәкәрләре онлайн-кассага күчәргә тиеш
Хәбәрләр

1 июльдән Россия эшмәкәрләре онлайн-кассага күчәргә тиеш

Шәхси эшмәкәрләргә контроль-касса машинасыннан башка саткан өчен штраф күләме 10 мең сумнан, ә касса куймаган өчен 1,5-2 мең сумнан башлана.

1 июльдән Россия эшмәкәрләре онлайн-кассага күчәргә тиеш. Шәхси эшмәкәрләргә контроль-касса машинасыннан башка саткан өчен штраф күләме 10 мең сумнан, ә касса куймаган өчен 1,5-2 мең сумнан башлана. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россия Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә, республикада яңа үрнәктәге 46 мең берәмлек касса эшли, Татарстан бу күрсәткеч буенча Россиядә алтынчы урынны били, диде.

 

 

Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев