САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчеләр еш очрый

Юл иминлеген тәэмин итүдә профилактик рейдлар үткәрү иң нәтиҗәле чаралардан санала. 27-29 январь көннәрендә район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы шундый чара уздырдылар. Барлыгы 37 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. 14 - укылмый торган дәүләт номерлары белән, 6 - төзек булмаган транспорт чарасы белән, 6 - иминиятләү полисыннан башка йөрүчегә, 3 махсус утыргычтан...

Юл иминлеген тәэмин итүдә профилактик рейдлар үткәрү иң нәтиҗәле чаралардан санала. 27-29 январь көннәрендә район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы шундый чара уздырдылар. Барлыгы 37 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. 14 - укылмый торган дәүләт номерлары белән, 6 - төзек булмаган транспорт чарасы белән, 6 - иминиятләү полисыннан башка йөрүчегә, 3 махсус утыргычтан башка балалар йөртүчегә административ беркетмәләр төзелде. 1 - кагыйдә бозучы җәяүле, 2 куркынычсызлык каешларын кулланмаучы да кагыйдә бозучылар арасында бар иде.

Иң тупас кагыйдә бозучы тиеш булмаган урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгучы булды. Бу хәл 29 январьда ачыкланды. Балалар арасында да кагыйдә бозучыларны ачыклау буенча эш алып барыла. Мисал өчен, бу айда район территориясендә балалар арасында 11 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Алар, күбесенчә, - транспорт чаралары йөри торган юлда уйнаучылар.

Шулай ук укыгыз:

Район территориясендә «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев