Татарстанда машина йөртүчеләр, штраф билгеләнгәннән соң 30 көн эчендә түләсәләр, ЮХИДИ штрафларын 25 процент ташлама белән түли ала. Ләкин кайбер җитди кагыйдә бозулар өчен мондый ташлама каралмаган, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Нинди очракларда тулы сумманы түләргә туры киләчәк:
- Машина белән исерек хәлдә идарә итү яки медицина тикшерүен үтүдән баш тарту.
- Кабатланган кагыйдә бозулар: тизлекне кабат арттыру, светофорның кызыл сигналына узу, каршы хәрәкәт полосасына чыгу, шулай ук теркәлмәгән транспорт чарасы белән кабат идарә итү.
- Сәламәтлеккә зыян китергән ЮТХ: юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерү.
Нәрсә кабатланган кагыйдә бозу дип санала?
Машина йөртүче җаваплылыкка тартылганнан соң, бер ел эчендә яңадан шуңа охшаш кагыйдә бозса, бу очрак кабатланган дип таныла.
Нет комментариев