САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда янгынга каршы режим кертелә

Язгы-җәйге сезонга керүгә, янгыннар чыгу куркынычы арта. 2023 елның шул периодында районда 14 янгын чыгу очрагы теркәлде, шуларның 9ы коры үлән һәм чүп-чар ягу нәтиҗәсендә булды. Янгыннарның барлыкка килүендә җирлек халкының һәм вазыйфаи затларның битарафлыгы, куркынычсызлык таләпләренә җавапсыз каравы, янгынга каршы профилактик чараларның вакытында башкарылмавы сәбәпче.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, агымдагы елның 22 апреленнән 12 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Янгын куркынычлылыгы сезонына әзерлек кысаларында, районның хәвефләргә каршы тору әзерлеге һәм күрелгән чаралары тикшерелде, Җәлил поселогының куркынычсызлык паспорты әзерләнде. Җирлек башлыкларына, оешма җитәкчеләренә тиешле тәкъдимнәр ясалды. 
Контрольсез рәвештә чүпчар, коры үлән яндыруны булдырмау очракларын үз вакытында ачыклау һәм бетерү максатларында, барлык авыл җирлекләре һәм Җәлил поселогында җирле халык һәм җәмәгатьчелек белән берлектә маневр төркемнәре, полиция участогы һәм дәүләт янгын күзәтчелеге, участок урманчылыклары хезмәткәрләре катнашында ике патруль төркеме оештырырга тәкъдим ителә. 
Әлеге чорда объектларның, биналарның, торак пунктларның янгын куркынычсызлыгы торышына да игътибарны арттырырга кирәк. Янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының, аларга килү юлларының, кирәкле җиһазларның төзек булулары, ирекле янгын төркемнәренең һәрвакыт әзер торулары, кар сулары китү белән, урман участоклары белән чикләрдә минеральләштерелгән полосаларны яңарту да мөһим. Язгы кыр эшләре башланганчы, хуҗалыклардагы барлык янгын сүндерү һәм шуңа яраклаштырылган техника әзерләнергә, тәүлек буена кизү тору оештырылырга тиеш. Янгынга җирлек тудыручы искергән торакларны сүтү буенча да чаралар күрү зарур. 
Май бәйрәмнәрендә табигатьтә ит кыздырырга планлаштырган кешеләргә дә саклык чаралары күрергә туры киләчәк. Ачык ут өстендә ризык әзерләү тыела. 
Радик Госманов, Татарстан Республикасының Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев