Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Иминлек

Районда балаларны юлларда игътибарлы булырга өндәделәр

18 майда республикакүләм «Игътибар – балалар!» кисәтү акциясе старт алган иде. Ул 7 нче июньгә кадәр дәвам итте.

Шул уңайдан ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, сыйныф җитәкчеләре, ФОРПОСТ отряды вәкилләре мәктәпләрдә әти- әниләр һәм укучылар белән очрашулар үткәрделәр.

Профилактик әңгәмәләр барышында юлларда үз-үзеңне имин тоту буенча инструктаж үткәрелде, балалар катнашында булган аварияләрнең төп сәбәпләре турында мәгълүмат бирелде. Караңгыда урамда йөргәндә киемгә яктылык кайтаргыч элементлар тагуның зарурлыгы, автомобильдә барганда иминлек каешларының һәрвакыт эләктерелгән булырга тиешлеге, 14 яше тулмаган балаларга велосипедта урамның машиналарның йөри торган өлешенә керергә ярамаганлыгы, юл билгеләренә һәрчак игътибар итәргә кирәклеге аңлатылды, тормыштан мисаллар китерелде һәм видеоролик күрсәтелде.

Фотолар район Башкарма комитетының мәгариф бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев