Татар Карамалысында Мәүлид бәйрәме үтте
Дин һәм әхлак

Татар Карамалысында Мәүлид бәйрәме үтте

Бисмил-ләһир -рахманир-рахим. 23 декабрьдә Рабигыль әүвәл аеның 12 көнендә Мөселман дөньясы Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте. Бу олуг бәйрәм - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне. Татар Карамалысы авылының "Иман нуры" мәчетендә ул бик олылап матур итеп үткәрелде. Карамалы халкы шулкадәр бердәм булып мөбарәк бәйрәмгә җыелды: анда 60 тан артык кеше катнашты. Бәйрәм...

Бисмил-ләһир -рахманир-рахим. 23 декабрьдә Рабигыль әүвәл аеның 12 көнендә Мөселман дөньясы Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте. Бу олуг бәйрәм - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне.

Татар Карамалысы авылының "Иман нуры" мәчетендә ул бик олылап матур итеп үткәрелде. Карамалы халкы шулкадәр бердәм булып мөбарәк бәйрәмгә җыелды: анда 60 тан артык кеше катнашты. Бәйрәм сый-нигъмәтләр тулып торган мул табын артында Мәүлид догалары уку, мөнәҗәтләр башкару, салаватлар әйтү белән үрелеп барды.

Бу турыда тулырак материалны газетабызның киләсе ел саннарының берсендә укырга мөмкин булачак.


Нет комментариев