САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Сарманнан Наил Рәҗәпов белән җырчы Римма Никитинаны «Малахов»ка чакырдылар

«Россия-1» телевизион каналында баручы «Малахов» тапшыруы мәхәббәткә бернинди киртәләр дә булмавын тагын бер тапкыр исбатлады. Махсус хәрби операциядә бер аягын югалткан Наил Рәҗәпов белән татар эстрадасының танылган җырчысы – автор-башкаручы Римма Никитина үзләренең танышу тарихын телевизор экраннары алдында тамашачылар белән уртаклаштылар.

Тоткындагы тормыш

... Гөлүсә апа беркөнне куркыныч төш күреп уяна. Өч бүлмә икән, имеш. Шуларның берсенә күп итеп гуманитар ярдәм җыйганнар. Икенчесенең тәрәзәсе аша карасаң, биек упкын икән. Имеш, вафат булган улы Нияз белән оныгы Наил, икесе дә ап-актан киенгәннәр, шул таш кыялар арасында йөриләр. Пар тау итәген аерып, матур киң елга ага. Тирә-юнен яшел чирәм баскан. Нияз, әнисенең күзенә караган да, үзе елый. «Әни, борчылма, Наилне хәзер меңгереп җибәрәм мин», ди икән... Гөлүсә апа куркуыннан сикереп торып утыра. Төнге йокылары кача. Өч айдан артык яраткан оныкларының хәбәре юк бит!..

«Икенче көнне командирлары, шалтыратып: «Котлыйм, әби, Наил исән-сау!» – диде. Дулкынланудан, кулымнан телефоным төшеп китте. Дүрт айга якын эзләдек без аны. Абыемның улы белән бергә эшләгән Наилә исемле кыз да эзләште. Хәбәр булганда, ул да без дә иде», – диде Гөлүсә апа. 

... 2005 елда Наилнең әтисе юл һәлакәтендә вафат була. 2009 елда әнисе дә йөрәк өянәгеннән кинәт якты дөньядан китеп бара. Наил әбисе белән бабасы тәрбиясендә үсә. Нияз да, Гүзәл дә Казанда эчке эшләр органнарында хезмәт куялар. «Урыннары оҗмахта булсын. Алар әле дә булса мине һәр адымымда саклап-яклап йөртәләр. Мин моны сүз белән генә дә аңлатып бирә алмыйм. Минем исән калуым могҗизага тиң булды. Хәрби дустым да төшен сөйләгән иде миңа. Янәсе, болында бер көтү кара атлар йөри, араларында берсе генә ак. Әнә шунысы мин булганмын да инде», – диде Наил.

2024 елда, хәрби килешү төзеп, Сарман егете махсус хәрби операция зонасына китә. 2025 елның 23 январендә аны җиде хезмәттәше белән хәрби заданиегә җибәрәләр. Алар камалышка эләгәләр. Наил каты яралана, аңа беренче ярдәмне күрсәтеп өлгерәләр, тик ул аңын югалта. Бераздан күзләрен ача һәм аягы өзелгән булганлыгын аңлый. Сөякләре генә тырпаеп торган урыннан кан акканын сизенеп, үзенә үзе жгут сала ул. Нәтиҗәдә, исәннәрдән берүзе кала. Төннәрен үлгән дусларының гәүдәләре астында үткәрә, ризыксыз-сусыз ята. Беренче уе ничек тә исән калу турында була. Бер мизгелдә күз алдыннан әбисе белән бабасы, әти-әнисенең каберләре тезелеп үтәләр. «Яшәү теләгем көчле булды. Минем арттан килерләр, дип уйладым. Әмма дошман өлгеррәк булып чыкты, һәм мин тоткынга эләктем. Бу тәмугка тиң булды. Безне көн саен кыйнадылар, безнекеләрнең урнашу урынын сораштырдылар. Ә без илебезне сатмадык, чөнки җиңү безнеке булачагын яхшы белә идек. Тоткында чакта минем аяк карала башлады. Хәрби дустым Дима белән минем аякка янә медицина ярдәме күрсәттек. Безне Россия Президенты Владимир Путинның Карары коткарды. Авыр яралыларны украин солдатларына алмаштыру турында әмере чыккан иде аның», – ди Наил. Шулай итеп, аны Россиягә кайтаралар. Табиблар әйтүенчә, тагын бер атна тоткында торса, аны коткару мөмкин булмаган.

Мәхәббәт тарихы 

Социаль челтәрләр аша хисләрен белдергән егет ни рәвешле сөйгәне белән очрашкан соң? Ике тапкыр үлемнән алып калган җырчы кыз Наилне ничек яратырга өйрәткән? Бу хакта Римма Никитинаның үзе белән серләштек.  

– «Сарман» газетасын укучыларга да серләреңне ач әле, Римма. Танышуыгыз ничек башланып китте?

– 2025 елның 15 январендә Наил беренче тапкыр миңа ВКонтактега: «Исәнмесез, Римма. Сез матур җырлыйсыз. Сезне егетләр белән тыңлыйбыз, безгә бик ошый. Рәхмәт Сезгә», – дип язган иде. Шунда ук видео да җибәрде. Мин рәхмәт әйтеп җавап бирдем, җиңү белән кайтуларын теләдем. Шәхси бите ябык, фотосы да юк иде аның. Икенче көнне Наил тагын язды. «Мин – штаб начальнигы. Без Сезне концерт белән чакырабыз», – дигән. Ә мин нәкъ шул вакытта егетләргә гуманитар ярдәм әзерләгән һәм шуны җибәрергә йөри идем. Хәрби җырга клип төшерергә дә исәбем бар иде. «Ярар, бик яхшы булыр бу», дип уйладым. Наил иминлекне тәэмин итәргә дә вәгъдә бирде, бернәрсә өчен дә борчылмаска кушты.

Минем 16 февральдә яңа альбомымны тәкъдир итү булырга тиеш иде. Бөтен шәһәр буенча реклама бара, һәм зур русча концерт куясы идем. Беренчесе генә булгач, мин бик дулкынландым, шуңа Наилгә дә концертка әзерләнүем турында яздым. Алар янына март аенда барырга сүз куештык, датасын 15енә билгеләдек. Ул да үзләренең хәрби заданиегә китәргә әзерләнүләре хакында әйтте. Чынлыкта исә, болар «Щека» позывнойлы Түбән Кама егете Рамил белән икесе махсус план корганнар икән. Концерт белән чакырып, Наил шунда минем күңелемне яулыйсы булган. Мин бу хакта соңыннан гына белдем. Ә мин чын күңелемнән концерт белән барырга әзерләнеп йөрдем. Чыннан да, штаб начальнигы дип уйларсың, чөнки миңа язган бөтен хәбәрләре шундый грамоталы язылган, хәтта өтер хатасы да юк иде. Дөрес, батальон командиры белән сөйләшкән булганнар, килешенгән барысы да.

23 январьдә егетләр хәрби заданиегә чыгып киттеләр. Ә мин, кызганычка каршы, егылып, умыртка сөягемне авырттырдым, шуңа Наил хакында уйларлыгым булмады. Шул килеш кабат аның белән хәбәргә кермәдек. ВКонтактега да кермәгән бу, бер хәбәр дә язмады. Тик минем күңелне никтер борчу биләп алды, бер белмәгән кеше булса да, барыбер уйландырды. Чыннан да, мин бу егет хакында берни белмәдем. Сорасам да, хәтта фотоларын да җибәрмәде ул. Безгә ярамый, дип кенә җаваплады. Мин ышандым инде. Февраль дә узып китте, һаман хәбәре юк. Минем концерт та үтте. Язам, җавап бирми бу. 15 марттан 25енә кадәр буш көннәр калдырган идем, янәсе, егетләр янына барам. Шулай итеп, март та узды. Мин Мәскәүгә киттем. Продюсер белән сөйләшеп утырганда, аның махсус хәрби операция зонасына концерт белән барачагы ачыкланды. Мин аңа үземнең дә барырга тиеш булганлыгымны, әмма кичектереп торырга туры килгәнлекне сөйләдем. Продюсер үзе белән барырга тәкъдим итте, кем чакырганы белән кызыксынды. Мин «Нельсон» позывнойлы егет икәнлеген, әмма аның январь ахырыннан бирле хәбәргә чыкмаганлыгын әйттем. Кириллдан кайсы якка баруларын сораштым һәм Наил турында белешүен үтендем. Шуннан соң Донецк юнәлешендә «Нельсон» позывнойлы штаб начальнигы барлыгы һәм аның январь ахырында һәлак булганлыгы ачыкланды. Миңа аның фотоларын да күрсәттеләр. Ә мин бит Наилне танымыйм, бер дә күргәнем юк иде. Мин сүзсез калдым. Таныш булмасак та, мин еларга тотындым. Ул минем өчен ничектер якын кешегә әверелгән иде.

Шуннан мин Мәскәүдән кайтып киттем. Уемда гел Нельсон булды. Көннәрдән беркөнне – 2 июньдә Наил миңа икенче аккаунттан язды. «Мин озак вакыт госпитальдә яттым», – дигән. Шундук: «Син исәнмени?» – дип җаваплап, теге һәлак булган командирның фотоларын, видеоларын җибәрдем аңа. Ул 27 январьдә үк аяксыз калган булган. Аннан тоткынга эләккән. Апрель аенда аларны азат иткәннәр. Май башында бер атна реанимация бүлегендә яткан, аннан гомуми палатада дәваланып чыккан ул. Тоткында тагын бер атна торса, аны коткарып булмаган булырлыгын әйткәннәр табиблар. Аның аягына гангрена китә башлаган, күп кан югалткан. «Нигә миңа язмадың?» – дидем. Шул минутларда йөрәгем елады, аны шундый кысып кочасым килде. Синең барысы да яхшы булачак, дидем. Ул 1 июньнән 25 сентябрьгә кадәр увольнение көтте.

Без бит июль аенда махсус операция зонасына барырга әзерләнгән идек. Атышлар башланды да, чикне яптылар. Наил хәбәргә чыккач, продюсерым Кирилл, аның белән элемтәгә кереп, очрашасы көнне билгеләгән иде.

Ә, чынлыкта исә, мин Наилне ике тапкыр үлемнән алып калганмын. Миңа хат язарга ярдәм иткән дусты Рамил янына барырга тиеш иде ул. Аралары 25 чакрым ераклыкта булган. Без видеоэлемтә аша аралашып тордык. «Братишка, (мин аңа гел шулай дәштем, ул минем телефонымда да шулай сакланган иде) барма әле, никтер күңелем тыныч түгел», – дидем аңа. Минем туган көнем алды иде бу. Шартлау булып, Рамил шунда һәлак булган. Икенче тапкырында да мин Наилне туктатып калдым.

– Аңлавымча, шул Рамил белән шаяртудан башланган бит сезнең мәхәббәт тарихы, әйеме?

– Әйе, нәрсә генә булса да, Рамил белән алар миңа карата булган идеяләрен тормышка ашырырга сүз куешкан булганнар. Шуннан Наил миңа мәхәббәтен белдерә башлады, бу хакта социаль челтәрләргә язасын әйтте. Мин өлгерлек күрсәттем һәм: «Кыю егет, сиңа уңышлар телим», дип, үзем язып чыктым. Бер дә күрешмәгән килеш, чыннан да, ул миңа мәхәббәтен аңлатты, минем йөрәкне барыбер яулап алачагын әйтте. Август башыннан миңа чәчәк букетлары җибәрә башлады. Берсендә: «Сиңа нинди төс айфон ошый?» – дип сорады. Каршы килсәм дә, миңа алтынсу төстәге телефон җибәрде. Дөрес аңлагыз, мин аннан бернәрсә дә сорамадым, ул үзе шундый принципиаль булып чыкты. Мин күпме генә каршы килсәм дә, минем сүзләргә колак та салмады, барыбер үземнекен эшлим, диде. Шуннан Лилия Хәмитованың юбилеенда, «Булачак киявегездән» дип, аңа чәчәк бәйләме җибәргән. Ә миңа, Винарис аша йөзек бүләк итеп, тәкъдим ясады. Бер дә күрмәгән кешегә кияүгә чыгарга ничек ризалык бирим инде мин?! «Уйлармын», – дип җавапладым аңа.

Озакламый Наил Казанга кайткан, ә үзе бу хакта миңа әйтмәде. Шуннан, аның белән «перепискалар» арасыннан бер туганын эзләп табып, шуңа хәбәргә чыктым, Наилнең аларда икәнлеген белдем. Очрашуга килгәндә, Наил бик дулкынланган иде, хәтта җиде кат тире бәреп чыкты. «Мин сиңа ике аяк белән кыенсынып кына сүз каттым, ә аяксыз калгач, гомумән, куркуга калдым. Мин – инвалид, сиңа кирәкме мин хәзер?» – диде ул. «Нигә минем өчен хәл итәсең син?» – дип җавап бирдем мин. Мәскәүгә күченеп, минем ялга кайткан чор иде бу. Мин бит аны каршы алырга дип, махсус кайткан идем, ә ул миннән качмакчы булган. Без шуннан очраша башладык.

Ноябрь ахырларында Наил янә югалды. Ә минем Мәскәүдә съемкалар бара иде. Бер атна хәбәре булмады, телефоны сүнгән булып чыкты. Күңелгә янә борчу керде, нишләргә белмәдем. Халәтемне Кириллга да сөйләп бирдем. Бу вакытта Наил үз-үзенә бикләнгән, беркем белән аралашмаган, хәтта әби-бабасы белән дә хәбәргә кермәгән. Продюсерым каршы килүгә карамастан, мин Мәскәүдән кайттым һәм Наилне эзләп таптым. Чыннан да, егетем төшенкелеккә бирелгән, үзен миңа лаек түгеллеген, бәхетемә киртә генә булачагын әйтте. «Ә син миннән сорадыңмы соң? Миңа күрсәткән игътибарың шуның кадәр генә идемени?» – дидем. Аның кабат махсус хәрби операциягә китәсе килде. Наилне мин үзем белән алып киттем, психологка алып бардым. Без аннан аягына протез куйдыру буенча йөрдек. Октябрь аенда мин, аңа багышлап, «Ты сможешь» дигән җырымны яза башлаган идем, аны төгәлләдем. «Малахов» тапшыруында да җырладым мин аны.

– Наилгә карата беренче хисең нинди булды, Римма?

– Яшермим, мин аны бик нык кызгандым. Без бергә Сарманга кайттык, аның әти-әнисенең каберенә бардык. Ул шунда, елый-елый, кадерле кешеләренә мине яратуын әйтте. Минем дә күңелем тулды, һәм без бергәләп еладык. Миңа Наилне ничек тә аякка бастырырга, янәдән тормышка кайтарырга кирәк иде, чөнки авырлыклар кичергән егетләр арасында төрле хәлләр булуын ишеттем. Шулчакта җырыма клип төшерү идеясе туды. Аның сценариесен дә төзергә кирәкми иде, чөнки барысы да тормыштан алынды. Бу җыр башкаларга да яшәү көче бирергә, киләчәккә ышаныч өстәргә, аяксыз я кулсыз калса да, кеше яшәргә хокуклы булуын күрсәтергә тиеш иде. Без аны төшердек тә, быел 23 февральдә чыгардык. Продюсерым, шалтыратып, миңа рәхмәт әйтте, көчле булуыма сокланды. Наил үзен гаепле санады, аның өчен Мәскәүдән кайтуымны да белә иде. Ә мин бернәрсәгә дә үкенмәдем, Аллаһтан язылганы булыр, дип уйладым.

– Тормышыңдагы үзгәрешләрне әниегез, якыннарыгыз ничек кабул иттеләр соң?

– Әни ноябрь ахырында гына белде, миңа каршы төшмәде, сайлау мөмкинлеген үземә тапшырды. Бертуганнарым исә Наилнең халәте турында клиптан күреп белделәр, ә киленебезгә алданрак әйткән идем. Беренче күрешүгә, Питрәчкә кайттык. Әнием дә, игезәгем дә бик җылы кабул иттеләр Наилне.

– Ә Андрей Малахов янына ничек барасы иттегез?

– Клип төшерер алдыннан, мин төш күрдем. Имеш, мин, таеп егылып, башымны яралаганмын. Уяндым да, төшемне Наилгә сөйләдем, хәерлегә булсын, дип юрадым. Ул да төш күргән булып чыкты. «Мин Малахов янында утырдым. Күрерсең, без аның янына барачакбыз», – диде. Чыннан да, клип төшергән көнне, егылып, аздан гына башымны имгәтмәдем. Шунлыктан съемкаларны бер атнага кичектердек. Минем төшем рас килде, дип, Наилгә дә Малаховка хат язып карарга тәкъдим иттем. Шулай итеп, ул хат җибәрде. Тапшыру ахырында миңа тәкъдим ясаячагын да язган, каршы килсәләр, бармаячагын әйткән. Моны миңа соңыннан Андрей үзе әйтте. Берничә көннән, ризалык белдереп, безгә Россия-1 телеканалыннан элемтәгә чыктылар һәм тапшыруга чакырдылар.

– Димәк, Наилнең тәкъдим ясаячагын син алдан белмәдең?

– Ю-ю-к. Әлбәттә, «Син миңа каршы килмәслек урында тәкъдим ясаячакмын», дип әйтә иде ул миңа. Әмма телевизор караучылар алдында булыр, дип, уема да китермәдем. Чыннан да, ул минем каршы килерлегемне калдырмады. Әнигә дә шок ясады, ә абыйга, тапшыруга төшәргә баргач, пәрдә артында торганда әйткән булган ул. Абый шаккаткан, тик каршы килмәгән.

– Син Наилне бәхетле итәргә әзерме, Римма?

– Ул күпне күргән: бик иртә ятим калган, махсус операциягә китеп, аягын югалткан, тоткынга эләккән, әмма илен сатмаган. Мин аның янәшәсендә булырга, аңа ярдәм итәргә тиеш. Аның бәхетле булырга хакы бар. Баштагы мәлләрдә ул читенсенә иде. «Син бит аягыңны яу кырында, илебез азатлыгы өчен калдыргансың, нигә оялырга? Моның белән горурланырга кирәк!» – ди идем мин. Ул әкренләп ияләнде. Протез белән йөрергә өйрәнгән көннәре дә авыр булды. Мин һәрвакыт көч биреп тордым. Әбисе белән бабасы да миңа рәхмәтлеләр. Дөрес, төрле сүзләр ишетергә туры килә, әмма без алардан өстен булырга тырышабыз, бирешмибез. Туй көнен дә билгеләде Наил. Менә шундый ул: әйтә икән, ничек итсә-итә, сүзендә тора. Мин аны ашыктырмыйм, үзе теләгәнчә хәл итсен. Алдагысы – Аллаһ кулында. Мин дә күптән кияүгә чыгарга тиешле идем бит, бәлки, безне язмыш очраштыргандыр.  

«Ул – минем герой», – дип горурлана Римма

Уйнап кына башланган язышулар чын мәхәббәт алып килә егеткә һәм киләчәктә яшәр өчен көч өстиләр. Римма да аңа канатлар куя, яңа җиңүләргә рухландыра. Әтисе белән әнисе урынына калган әбисе белән бабасы хакына да яшәргә тиеш Наил.

– Ул – минем герой. Мин аның белән горурланам, – диде Римма.

«Ты сможешь» җыры өчен төшерелгән клипта чын тормыш – авыртулар, өмет, көрәш һәм мәхәббәт күрсәтелә. Клипны караучыларның күбесе, мөгаен, күз яшьләрен тыя алмыйлардыр.

– Мин Риммага бер күрүдә гашыйк булдым. «Барыбер йөрәген яулаячакмын», дип, үземә сүз бирдем. Мин аңа олы рәхмәтлемен. Ул мине кабат тормышка кайтарды, яшәргә көч бирде. Аны миңа язмыш бүләк иткән, Аллаһ Тәгалә Үзе җибәргән. Ул мине йөрергә, кабат яшәргә өйрәтте. «Кил, кил, мин сине үбәм», дип, алга атларга ярдәм итте. Һәр адымым безнең араларны якынайтты. Авыр булды, әмма мин түздем. Римма мине төшенкелеккә бирелүдән саклап калды. Беренче вакытларда протезны кия дә алмый идем. Баскычтан менәргә, төшәргә курка идем. Авырту көчле булды. Аяксыз күрсәләр, кешеләр нәрсә әйтерләр, дип курыктым. Миңа оят иде. Хәзер сноубордта да йөреп карадым, – диде Наил.

Аның күкрәген батырлыгы медальләре бизи. «Хәрби казанышлары өчен», «II дәрәҗә батырлык өчен», «II дәрәҗә хәрби батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» дигәннәре бар. Героебыз һәрдаим ярдәм итеп торучы, аңа игътибар күрсәтүче район башлыгы Фәрит Хөснуллинга, аның командасына, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхиповага, барлык туганнарына, дусларына, райондашларына олы рәхмәтле. Бу араларда Наил Рәҗәпов Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсенә эшкә урнашып йөри. Аңа уңышлы хезмәт һәм тормышында бары хәерле эшләр телибез.  

Бу тарих – мәхәббәтнең чикләрне белмәве, аның теләсә нинди киртәләрне дә җимерергә сәләтле, бар нәрсәләрдән дә көчлерәк булуын раслаучы иң көчле дәлил. Һәркем яратуга лаек, һәр кешенең дә бәхетле булырга хакы бар!

Альбина Сабирова

Фотолар – шәхси архивтан һәм видеодан скриннар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев