САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Динарны укыган мәктәбендә онытмыйлар

Динар Әхмәтшин, Сарман урта мәктәбен тәмамлагач, Яр Чаллыда төзелеш техникумына укырга керә.

Аннан эшкә урнаша, эретеп ябыштыручы булып та хезмәт куя. Динар Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләргә ерак рейсларга китеп тә эшли. Ә соңгы ике аенда Яр Чаллыга кайта. Хезмәт хакын яхшы ала. 2019 елда әнисен Төркиягә сәяхәткә дә алып барып кайта ул.

- Улымның хәрби килешү төзегәнен белми дә калдым. Ул инде моңа кадәр дә ике тапкыр барырга талпынып караган иде. Билгеле сәбәпләр аркасында, ул китәргә тиешле частькә җибәрми тордылар. Бу юлы 2024 елның 11 апрелендә китте һәм бер айдан – 11 май көнне һәлак тә булган. Хәрби задание үтәргә баргач, яраланып кайткан. Шуннан үпкәсенә нык салкын тигән булган, савыга алмаган, госпитальдә гомере өзелгән, - диде Светлана апа.

Динар укыган мәктәптә аның якты истәлегенә хәрби почмак ясаганнар.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2024 елның 21 октябрендә дөнья күргән Указы нигезендә, махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз, үлгәннән соң, “Батырлык ордены” белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев