Җәлил поселогы өлкәннәре дә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләүдә күңел биреп эшлиләр.
Маскировка челтәрләре үрәләр, коры аш һәм душ, үлән чәйләре, кием-салым әзерләүдә вакытларын кызганмыйлар. Райондашларыбыз илебез сагында торучылардан бик күп рәхмәт сүзләре дә алалар.

Тынгысыз ханымнарыбыз поселок ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева җитәкчелегендә Өлкәннәр Сабан туенда да катнаштылар. Ә Әнисә ханым аларга багышланган шигырен сөйләде.
Нет комментариев