24 март 2026 яңалыклары
-
«Яз гүзәле – 2026»: Казанда XVII мәдәни-агарту проектының финалы узачак
Казан дәүләт энергетика университеты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Яз гүзәле» XVII мәдәни-агарту проектын оештыра. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
-
Бөтенроссия авыл Сабан туе 27 июньдә Пенза өлкәсендә узачак
Быел Бөтенроссия авыл Сабан туе 27 июньдә Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы Дәхтәрни авылында уздырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров матбугат очрашуында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
Җәлил юбиляры 90 яшен билгеләп үтте
Җәлил поселогында яшәүче хөрмәтле Фәния Хафизова 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
-
Алты елда республикада яман шеш очраклары 31 процентка арткан
Соңгы алты елда Татарстанда яман шеш авыруы 31,1 процентка артып, 100 мең кешегә 500 очрак «бусагасы»н узып киткән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
Татарстанда камералар хәрәкәт вакытында телефон кулланучыларны «күрә» башлады
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, республикада юл камералары хәрәкәт вакытында телефоннан файдаланган водительләрне ачыклауны башлаган. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
-
Тукай премиясе – 2026: кандидатлар исемлеге билгеле
Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында 2026 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеге бастырылды. Исемлек Татарстан Рәисе каршындагы Татарстан Республикасының дәүләт премияләре буенча комиссия утырышында расланды.
-
1 сентябрьдән йөк ташучылар өчен яңа мәҗбүри таләп көтелә
2026 елның 1 сентябреннән электрон ташу документларына мәҗбүри күчү көтелә. Бу таләп 140 номерлы федераль законда каралган. Яңалык автомобиль, һава һәм тимер юл йөк ташуларына кагылачак. Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
-
Район халкы туберкулез турында нәрсә белә?
Бүген – 24 март көнне Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу чир турында күпләр XIX гасыр китапларыннан яки әдәбият дәресләреннән генә белә, анда геройлар «үпкә авыруыннан» (чахоткадан) интегәләр, вафат булалар. Ләкин статистика аяусыз: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, туберкулез әле дә дөньяда иң куркыныч йогышлы авыруларның берсе булып кала.
-
Диспансеризациядә яңа анализлар өстәлә
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта 2026 елда халык белән профилактика эшендә көтелгән яңалыклар турында сөйләде. Министр диспансеризациянең үзенчәлекләренә тукталып үтте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
-
Район мөгаллимнәре һөнәри бәйгеләрнең республика этабында катнаштылар
Кичә Казанда 2025-2026 уку елында Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгеләренең республика этабын йомгаклау тантанасы узды.
-
«Күпме яшәсәм, шул кадәр биермен», – ди Анна Гомәрова
Ул Зәй районының Түбән Баграҗ авылында туып-үсә.
-
Татарстанда һава +11 градуска кадәр җылыначак
24 мартка һава торышы прогнозы: Татарстанда аномаль җылылык сакланачак.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә музыкаль гаризалар кабул ителә
26 апрельдә Казанда узачак данлыклы «Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә катнашу мөмкинлеге туды.