САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Алты елда республикада яман шеш очраклары 31 процентка арткан

Соңгы алты елда Татарстанда яман шеш авыруы 31,1 процентка артып, 100 мең кешегә 500 очрак «бусагасы»н узып киткән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Белгеч сүзләренчә, халыкның уртача гомер озынлыгы арткан саен, профилактика программаларының нәтиҗәлелеге дә яман шеш авырулары күрсәткеченә йогынты ясый.

Узган елда республикада яман шешнең 20731 очрагы теркәлгән. Бу 2020 елгы күрсәткечтән 5843 очракка күбрәк.

2024 ел белән чагыштырганда, диспансеризация кысаларында үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә соңгы елда яман шеш структурасында 899 очрак арткан.

Диспансеризация вакытында ачыкланган очраклар:

колоректаль рак – 246;

тире яман шеше – 226;

сөт бизе яман шеше – 254;

простата бизе рагы – 198.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев