«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә музыкаль гаризалар кабул ителә
26 апрельдә Казанда узачак данлыклы «Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә катнашу мөмкинлеге туды.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы җанлы музыка бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады.
Бәйгедә катнашу шартлары:
* Нәрсә эшләргә? Үзең иҗат иткән җырны видеога төшерергә. Аны тере уен коралларына кушылып, «минус»ка яки а’капелла башкарырга мөмкин.
* Тләпләр: Видеоның сыйфаты мөһим түгел (телефонга да ярый), ләкин җыр тулы булырга тиеш. Классик шагыйрьләр сүзләренә язылган җырлар аеруча хуплана.
* Сөекле вакыт: Гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә.
Катнашу тәртибе:
* Видеоны интернетка йөкләргә һәм махсус гаризаны тутырырга.
* Бәйге турындагы язманы (репост) «ВКонтакте» сәхифәгезгә урнаштырырга.
6 – 12 апрель көннәрендә «ВКонтакте» челтәрендә халык тавыш бирүе узачак. Иҗатыгыз иң күп тавыш җыйса — партнерлардан бүләкләр көтегез.
Ә оештыручылар сайлап алган җиңүчеләрне зур сәхнә көтә! Алар Yummy Music студиясе белән бергә чыгыш әзерләп, 26 апрельдә меңләгән кеше алдында җырлаячак. Ике атна дәвамында репетицияләргә һәм чын йолдыз булырга әзер булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев