САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Район халкы туберкулез турында нәрсә белә?

Бүген – 24 март көнне Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу чир турында күпләр XIX гасыр китапларыннан яки әдәбият дәресләреннән генә белә, анда геройлар «үпкә авыруыннан» (чахоткадан) интегәләр, вафат булалар. Ләкин статистика аяусыз: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, туберкулез әле дә дөньяда иң куркыныч йогышлы авыруларның берсе булып кала.

Бу хакта сөйләшү ни өчен мөһим? Чөнки, гаҗәп, ләкин күбебез, бу авыру безгә кагылмый, дип ышана. Ә менә шул ышанычта төп куркыныч ята. Әйдәгез, туберкулезның нәрсә икәнен, аны ничек танырга һәм, иң мөһиме, аннан ничек сакланырга икәнен аңлыйк.
Шулай итеп, иң мөһименнән башлыйк. Туберкулез дип нәрсәгә әйтәләр?

Белгеч сүзе

Фтизиатр Рашат Хафизов:

Күпләр моны үпкә авыруы дип уйлый. Бу дөрес, ләкин бары тик өлешчә генә. Туберкулез — ул микобактерия (аны еш кына Кох таякчасы дип атыйлар, чөнки аны 140 елдан артык элек шул галим ачкан) китереп чыгарган йогышлы авыру. 80 процент очракта бактерия нәкъ үпкәне зарарласа да, ул теләсә кайсы органга «урнаша» ала: сөякләргә, бөерләргә, лимфа төеннәренә һәм хәтта мигә дә. Бу инфекциянең төп мәкерлелеге — аның чыдамлылыгында. Кох таякчасы гаҗәп дәрәҗәдә чыдам: ул тузанда, төрле өслекләрдә, кипкән какырыкта берничә атна яшәп кала ала. Ләкин ультрафиолеттан (кояш нурларыннан) һәм яхшы дезинфекциядән курка.

Авыру ничек йогарга мөмкин? Еш кына — һава-тамчы юлы белән. Актив туберкулез авыруы ютәлләп чыккан бүлмәдә һава сулау да җитә. Моннан тыш, теләсә кайда йоктырып була: автобуста, кибеттә, офисларда. Ләкин монда мөһим бер үзенчәлек бар. Бактериянең организмга эләгүе — әле авыру түгел. Табиблар әйтүенчә, Җир шары халкының өчтән бер өлеше Кох таякчасы белән зарарланган. Әмма актив туберкулез шуларның бары тик 5-10 процентында гына үсеш ала. Иммунитет нык булганда, ул бактерияне «бетон/таш кебек уратып ала», аның үрчүенә юл куймый.
Авыруның билгеләре:

«Бетон/таш» ярылып, авыру үсә башлаганын ничек аңларга?
Мәсьәлә шунда: беренче билгеләрне гади салкын тию яки арыганлык белән бутау җиңел. Ләкин сагайтырга тиешле характерлы билгеләр бар. Табиблар моны туберкулез «битлеге» дип атыйлар.

Әгәр сез үзегездә яки якыннарыгызда түбәндәге билгене күзәтсәгез, бу – төп «кыңгырау»: башта коры, аннары какырык белән өч атнадан артык китми торган ютәл.

Шулай ук түбәндәшге билгеләр күзәтелә:

Югары булмаган субфебриль — 37–37,5 градус температура, аеруча кичкә таба, ул атналар буе саклана;

Төнге тирләү. Бүлмә салкын булуга карамастан, кеше чыланган килеш уяна;

Хәлсезлек һәм талу. Бер эш тә эшләмәгән кебек, ә көч юк.

Һәм иң соңгы, ачык билге — туклану режимы үзгәрмәгән хәлдә авырлык югалту һәм авыр очракларда канлы какырык.

Шуны аңлау мөһим: авыру кеше башкалар өчен бары тик актив формасы булганда гына һәм бактерияләрне тышка бүлеп чыгарганда гына куркыныч. Ә авыру никадәр иртә ачыкланса, аны дәвалау шулкадәр җиңелрәк һәм якыннарыгызга йоктыру куркынычы шулкадәр азрак.

Ни өчен табиблар туберкулездан шулкадәр курка?

Чөнки ул — «акрын үтерүче». Ул үпкә тукымасын акрынлап, әкрен генә җимерә. Дәваламасаң, үпкәдә куышлыклар барлыкка килә, үпкә тукымасы таркала, кеше буыла, үпкәдән кан китә башлый. Моннан тыш, соңгы унъеллыкларда яңа куркыныч туды — даруларга чыдам туберкулез. Бу формада бактерияләр иң гади, нәтиҗәле препаратларга сизгер түгел. Аны дәвалау бик күпкә катлаулырак, озаграк һәм кыйммәтрәк. Ләкин! Әйдәгез шунда ук яхшысын да әйтик. Туберкулез — хөкем итү түгел. Бу – савыктырып була торган авыру.

Хәзер туберкулезны ничек дәвалыйлар? Авыруларны санаторийларга елларга җибәргән заманнар узды. Хәзер дәвалау — озын, ләкин химиотерапиянең ачык төзелгән процессы. Заманча медицинада гади формадагы туберкулезны дәвалау 4 айдан 6 айга кадәр дәвам итә. Әгәр форма чыдам булса, терапия ике елга кадәр сузылырга мөмкин. Авыруга берничә антибиотик комбинациясе билгеләнә. Дәвалау һичшиксез өзлексез булырга тиеш. Иң мөһим кагыйдә: таблеткаларны эчүне ташларга ярамый, хәтта үзегезнең хәлегез яхшырса да, ютәл үтсә дә. Нәкъ менә өзелгән дәвалау аркасында бактерияләр «үтергесез» була, әлеге даруларга чыдамлылык барлыкка килә. Гади дәвалауның беренче, интенсив этабын стационарда үткәрергә киңәш ителә — бу гаиләне саклау һәм даруларны кабул итүне контрольдә тоту өчен кирәк.
Профилактика

Туберкулезга беркайчан да очрамас өчен нәрсә эшләргә?
Профилактиканың бөтен дөньядагы алтын стандарты — БЦЖ вакцинасы. Аны балаларга туганнан соң 3-7нче көннәрдә бала табу йортында ук ясыйлар. Ул авыру йоктырудан 100 процент  сакламый, ләкин яңа туган сабыйларны иң куркыныч формалардан — туберкулезлы менингиттан саклый.
Өлкәннәр өчен төп ысул — флюорография. Бу таныклык өчен генә ясала торган формальлек түгел. Флюорографияне елына бер тапкыр мәҗбүри үтәргә кирәк. Бу – авыруны иртә стадиядә, ул үзен берничек тә күрсәтмәгәндә «тоту»ның һәм тиз, нәтиҗәле дәвалап бетерүнең бердәнбер юлы.

Шулай ук авыру кешеләр белән аралашмау (әгәр хезмәттәшегезнең авыруның ачык формасы белән авыруын белсәгез, аны битлек (маска) кияргә күндерегез, яки үзегез дә аның янында битлек киегез). Гигиена кагыйдәләрен үтәгез: кулларны юыгыз, бүлмәләрне җилләтегез. Иммунитетны ныгытыгыз: яхшылап тукланыгыз, йокы режимын тотыгыз, тәмәке тартудан баш тартыгыз (тәмәке тартучылар куркынычлылык төркемендә!). Нык организм бактериягә үрчергә ирек бирми.

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне дип юкка гына 24 март сайланмаган. 1882 елның шушы көнендә Роберт Кох авыруны кузгатучыны ачканын игълан итә. Якынча ярты гасыр үтте, әмма көрәш дәвам итә. Туберкулезны бары тик бергәләп, үз сәламәтлегебезгә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә игътибарлы булып кына җиңеп була.

Үзегезне саклагыз, профилактик тикшерүләр үтегез һәм сезне борчыган нәрсә булса, табибка мөрәҗәгать итәргә оялмагыз. Сәламәт булыгыз!

Рәсем ясалма интеллект ярдәмендә генерацияләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев