САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Яз гүзәле – 2026»: Казанда XVII мәдәни-агарту проектының финалы узачак

Казан дәүләт энергетика университеты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Яз гүзәле» XVII мәдәни-агарту проектын оештыра. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Үсеш елларында проект, зур популярлык казанып, бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрелде. Проектның төп максаты – Россия Федерациясе яшьләре арасында татар милли мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру.

Конкурс программасы берничә этаптан тора. Катнашучылар эрудиция, артистлык һәм татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтәләр. Финалга әзерлекнең мөһим өлеше – белем бирү мастер-класслары. Бу дәресләрдә кызлар татар халкының рухи мирасы өлкәсендә белемнәрен камилләштерәләр, милли мәдәният байлыгы белән танышалар һәм татар традицияләренең үзенчәлекле дөньясына чумалар.

2026 елгы гаризалар кампаниясе илнең 16 төбәген колачлады, шул исәптән: Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикалары, Луганск Халык Республикасы, Красноярск һәм Приморье крайлары, Владимир, Мәскәү, Түбән Новгород, Самара, Төмән, Пенза, Ульяновск һәм Ярославль өлкәләре.

«Яз гүзәле – 2026» проектының финалы 7 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак. Сәхнәгә 30 финалист чыга. Алар арасыннан 10 катнашучы суперфиналист була һәм «Яз гүзәле» төп титулы өчен көрәшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев