Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Күпме яшәсәм, шул кадәр биермен», – ди Анна Гомәрова

Ул Зәй районының Түбән Баграҗ авылында туып-үсә.

– Мәктәптә укыганда, тәнәфесләрдә биюләр, кызыклы уеннар оештыралар иде. Мин кечкенәдән биергә яраттым, шул чараларның үзәгендә кайнадым, – дип искә ала ветеран.

Аңа 13 яшь булганда, гаиләләре белән Яңа Бүләк авылына күченәләр. Илһам Шакировлар гаиләсе белән аралашып яшәдек, дип искә ала Анна апа. Ә 1972 елдан аның тормышы Сарман белән бәйләнә.

Кияүгә чыккач та, биюдән аерылмый ул. Район мәдәният йорты каршында эшләүче ансамбльләргә йөри, хорда җырлый, бии. Ләке авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Игәнә» халык фольклор ансамбленең дә актив әгъзасы ул.  Сарманнан 12 километр ераклыктагы авылга юлаучы машиналар, такси белән барган  чаклары да күп була. Әмма яраткан шөгыленнән аерылмый. Аның репертуарында – керәшен, татар һәм мари халыклары биюләре. Шактый еллар рус халык биюен дә башкарган. Ансамбль белән республика ветераннары арасында үткәрелә торган «Балкыш» фестивалендә, «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-конкурсында һәм башка бәйгеләрдә катнаша. Самара шәһәрендә үткәрелгән «Мирас» Халыкара балалар-яшүсмерләр һәм зурлар татар мәдәнияте фестиваль-конкурсында татар мәдәниятен саклауга керткән өлеше өчен диплом белән бүләкләнә. «Татарстан Республикасы мәдәнияте тармагындагы инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне саклау ресуср үзәге»нең Почет грамотасына һәм башка бүләкләргә лаек була. Бүгенге көндә ул «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри, ул үткәргән чаралардан да читтә калмый.

Анна апа – районның танылган спортчысы да. Мәктәптә укыганда ук спорт ярышларында беренчелекне бирмәгән ветеран йөгерергә, чаңгыда йөрергә һәм йөзәргә ярата. Район күләмендә үткәрелгән бу төр ярышларда еш кына беренче урыннарны ала. Район Сабантуйларыннан да читтә калмый. Сәүдә тармагында 42 ел эшләп, лаеклы ялга чыга.

– Һич кенә дә өйдә утырасы килми, тормышны, хәрәкәтне яратам, – ди ветеран.

Улы Дилүс Гомәров та – оста җырчы, бик күп республика, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар җиңүчесе. Шул ук вакытта Халыкара бәйгеләрдә дә зур җиңүләр яулаган танылган спортчы да.

Тормыш ямен һәм озынгомерлелек серен хәрәкәттә күргән Анна Алексеевнага киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бик күп җиңүләр һәм киләчәктә дә тамашачыларын сөендереп торуын телибез.

Хәзерге вакытта илдә һәм республикада «Гаилә» милли проекты ярдәме белән «Актив озын гомерлелек» федераль программасы гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев