САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Без – аяз күк йөзе яклы”

Хөрмәтле райондашлар!

23 февраль – Ватан сакчысы көнен бәйрәм итәргә дә санаулы вакыт кына калып бара. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге “Без – аяз күк йөзе яклы” дигән хәйрия акциясе игълан итә. 

Акция – түләүле, аңа теләгән барлык райондашлар да кушыла ала. Акциядә катнашу өчен, 100 сум түләргә һәм тынычлык темасына багышланган эшләрегезне – фотолар һәм видеороликларыгызны редакция почтасына җибәрергә кирәк. Акция кысаларында җыелган акчалар Украинада махсус операциядә катнашучы якташ егетләребезне Ватан сакчысы көне белән тәбрикләүгә тотылачак. Ә эшләр – фотолар һәм видеороликлар газетабызның социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә урнаштырылып барылачак. 

Тулырак белешмәне 2-40-31 һәм 2-57-76 телефоннары аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев