Хәернас бабай белән Бибигайшә әбинең уллары — Мөхәммәтша, Мөҗәһит, Мөнәвәрнең һәм барлык авылдашларның якты истәлегенә багышлана.
Без — сугыш һәм тыл ветераннары белән турыдан-туры аралашып, алар тәрбиясендә үскән буын. Шушы чылбырны өзмичә, киләчәк буынга да тарихи дөреслекне җиткерү — безнең бурыч.
Сугыш! Бу сүзне ишетүгә, бомбалар шартлавы, пулялар сызгыруы, “урра” кычкырып, атакага күтәрелүче солдатлар; күпләрнең, яраланып, яу кырында мәңгелеккә ятып калулары; янып, көлгә әверелгән авыллар, җимерелгән шәһәрләр; хатын-кызларның, балаларның сулган йөзе күз алдына килә. Күңел үзеннән-үзе, сугышлар бүтән булмасын, була күрмәсен, дип кабатлый.
Балачак хатирәсе
Минем балачагым, үсмер елларым зур булмаган Шыгай авылында узды. Без, сугыштан соң туган балалар, сугыш турында ишетеп үссәк тә, аның нинди булуына, нинди афәтләр китерүенә соңыннан гына төшендек.
Гамьсез балачак. Зурлар, мичкә утын ягып, өйне җылыталар, казанда ашарга пешерәләр. Без, балалар, куыклы җиделе лампа яктысында дәрес әзерлибез, сәкегә утырып ашыйбыз, түшәк салып, шунда йоклыйбыз. Сәке астында каз бәбкә чыгарып утыра, чамалап төшмәсәң, аяктан тешләп тә ала. Ипи бар, аны туйганчы ашадык, дип әйтә алмыйм. Әмма ипинең мичтән чыкканын көтеп утырулар истә калган.
Авылда балалар күп. Кышын, икегә бүленеп, “сугыш”лы уйныйбыз, кардан “окоп”лар казып, “граната”лар ыргытып, “фашистлар”ны җиңеп, “плен”га алып кайтабыз. Җәйләрен су керәбез, урманга җиләккә, чикләвеккә, баланга йөрибез. Бакча артларында, мал торакларында, кар базларында, яр буйларында “партизаннар” булып уйныйбыз, “разведка”га барып, әллә нинди шартлы карталар ясап, “дошман”нарның серләрен беләбез. Шулай итеп, көннең уен белән ничек үткәнен сизми дә калабыз.
Үземнең әти-әнием янымда булгач, кайберәүләрнең әтиләре булмавын, аларның “әти” сүзен әйтергә тилмереп үсүләрен, күп әти-абыйларның сугышта үлеп калуларын белмәгәнмен. Балачакта, “ул бит сугышта булган”, “аның әтисенең яки абыйсының батырлык өчен медале, ордены бар икән” дигән сүзләрне ишеткәнемне дә хәтерләмим. Мөгаен, безнең Шыгайда канлы сугышта катнашмаган бер генә гаилә дә булмагандыр. “Сугыштан качып кайткан”, “сугышта үлеп калган”, дип сөйләшкәннәре дә истә калмаган. Авыл халкы сугыш, үлем турында ишетеп, сөйләп арган булгандыр, күрәсең.
Геройлар янәшәсендә
8-9 яшьләр булгандыр, Җиңү көнендә мин беренче тапкыр сугыш, анда бик күпләрнең үлеп калуы турында ишетеп белдем. Бәйрәм көннәрендә без, бала-чагалар, олыларга ияреп, клубта үткәрелә торган чараларга йөри идек. Әтием — Сабилов Мөҗәһит — оста лектор, язуга да карамый, дүрт елга сузылган сугыш, ул китергән афәтләрне, яуда 20 миллионнан артык совет солдатының һәлак булуын, йөрәкләргә үтәрлек итеп, аерым эпизодлар белән дәлилләп сөйләде. Безнең авылдашларның да фронтка китеп, шуларның өчтән икесенең яу кырларында ятып калуын ишетеп, кайгырып утыруым истә калган. Кичәнең икенче өлешендә сәхнәгә фронтовикларны чакырдылар, алар үз истәлекләрен барладылар. Авылның шәфкать туташы Разия апа, трибунага күтәрелгәч, зал бер мәлгә тын калды. Ул сугыш кырларында үзенең солдатларга ничек ярдәм күрсәтүе турында сөйли башлады, һәм кинәт ниндидер ят тавыш чыккан кебек булды. Мин аны, нишләп кычкырып көлеп сөйли микән, дип уйлап куйган идем. Аннан бу ят тавыш сулкылдап елауга әверелде. Аңа кушылып, залдагылар да елады. “Ул нишләп елады?” — дип, әтиемне аптыратып бетердем. Әтием Разия апаның сугышта шәфкать туташы булуын, яу кырыннан яралы сугышчыларны алып чыгып, беренче ярдәм күрсәтүен аңлатты. Разия апа сугыш тынган арада, үз җилкәсенә салып, үлгән солдатларны ташыган, өзелгән кул-аякларны, кеше башларын җыеп йөргән... Мин Разия апаның җан елавын үсә төшкәч кенә аңладым.
Безнең Шыгай авылында сугыштан гарипләнеп кайтучылар да күп иде. Без, авыл балалары, агач аяклы “ат брачы” Сабир абыйга кызыксынып, шул ук вакытта кызыгып та карый идек. Берәр җиргә килеп керсә, аңа ике урындык бирәләр. Ул агач аягын өстәмә урындыкка сузып куя. Атлаганда, аягы, ниндидер көй чыгарган кебек, шыгыр-шыгыр итә. Йокларга ятканда, “аягын” салып куя икән, дигән сүзләрне кызык итеп тыңлый идек.
Ә Зәйни абый бер аягын өстерәп, икенчесен күтәреп атлый иде. Аның артыннан малайлар, ул булып йөреп, без, кызларны, көлдерәләр. Зәйни абый да көлә, бер дә ачуланмый иде. Кайбер малайларны икегә бүлеп көрәштерә. Малайлар, су яки саз дип тә тормыйлар, Зәйни абый сүзен тыңлап, тәгәрәшеп яталар. “Нәрсә, җебеп төштегез, армиягә барасыгыз бар,” — дип үсендереп тә җибәрә иде. Бу бала җанлы абый күренүгә, беребез дә калмый, артыннан ияреп йөри идек.
Хәзер шул фронтовик абыйлар турында уйласам, үзебезнең беркатлы балачагыбыз өчен оялып та, шул ук вакытта горурланып та куям: геройлар арасында үскәнбез икән бит! Суфиян, ике Һади, Сабир, Мәхмүрахман, Миннемөхәммәт, ат караучы Әкмәл, бер бармаксыз Зәет, протез аяклы, кара ботинкалы Салих, Герман җиренә кадәр барып җиткән Котдүс абыйлар...
Әтиемә хөкүмәтнең беренче һәм соңгы бүләге
Балачагымны, үсмер вакытларымны уйлаган саен, хатирәләрем яңара. Бервакыт: “Сугышта катнашканнарга биш капчык медаль кайткан, аның бер капчыгы ташуда йөзеп киткән”, — дигән хәбәрне, әллә чынлап, әллә шаярып сөйләделәр. Медальләр күп булгандыр ул, клубта, медаль тапшырганда, басып торыр урын да калмаган иде. Юбилей уңаеннан кайткан медальләрне кул кысып тапшырып бетерә алмаганнар, үзешчәннәрнең концерты соңга кала, дип, икенче кичкә калдырганнар, диделәр. Шул вакытта гына үз әтиемнең дә сугышта булганын, аңа да медаль кайтканын белеп: “Син ничә фашистны үтердең, самолетта сугыштыңмы, танктамы?” — дип йөдәтеп бетергән идем.
Әтиемә бервакыт, колхоз үзәге Азалакка чакырып, Җиңү көне уңаеннан будильник — сәгать бүләк иткәннәр иде. Әнием: “Әтиегез өчен бик кадерле бүләк. Шкаф эченә куям, тимәгез,” — дип, озак вакытлар буе ул сәгатьне кадерләп саклады. Әтиемә хөкүмәтнең беренче һәм соңгы матди бүләге шул булгандыр, мөгаен.
Әйе, безнең әтиләр бик тыйнак булдылар. “Без сугышта булдык, без җиңдек, без Европаны фашизмнан азат иттек”, — дип шапырынмадылар.
Әнием: “Әтиегездән сугыш турында сорап аптыратмагыз, борчымагыз,” — дип кисәтә иде. Ни өчен алай дип әйткәнен, алар вафатыннан соң, сугыш документларын карап утырганда гына белдек. Әтием Сабилов Мөҗәһит сугышның сүз белән аңлатып бетерә алмаслык хәтәр урынында булган икән.
Фронтта булганнар
Бөек Ватан сугышыннан җиңү белән кайткан авылдашларым турында язганда, үземнең әтиемнең ике ир туганы турында сөйләми калу, мөгаен, дөрес булмас.
Абыйларымның гаиләләре белән аралашып яшәү дә балачагымның гүзәл мизгелләре булып истә калган. Бүгенге көндә дә Хәернасныкылар — туганнар, туганнарның балалары, оныклар, оныкчыклар — зур тату гаилә булып гомер итәбез.
Иске Имән авылында бер гаиләдә туып-үскән өч ир-егет — Мөхәммәтша, Мөҗәһит, Мөнәвәр, Бөек Ватан сугышында катнашып, Бөек Җиңүгә үз өлешләрен кертәләр. Бәхеткә, өчесе дә яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайталар.
Иң өлкәне — Мөхәммәтша абый Карелия фронтында “Ватан өчен сугышка” газетасында хәрби корреспондент була. Ул якташларыбыз батырлыгы турында хәбәрләр яза. Без китапларын яратып укый торган язучы Габдрахман Әпсәләмов белән бер частьтә хезмәт итәләр. Аларның сугышчан дуслыгы озак еллар тыныч тормышта да дәвам итә. Яшь вакытта Мөхәммәтша абый Иске Имән авылында беренче комсомол секретаре булган. Кулаклар, аны үтерергә теләп, саклап торып, баш түбәсенә гер белән сугалар. Ничектер баш миенә зыян килми, ә баш түбәсе, йомырка куйсаң, ул төшмәслек чокырлы булып кала. Безгә, кайткач, зур абый эшләпәсен салып, пеләшләнгән башына нинди дә булса әйбер куеп, кызык ясап көлдергәне балачагым хатирәсе булып уелып калган.
Бөек Ватан сугышында күпсанлы медальләр, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән абыебыз тыныч тормышта да бик күп мактаулы исемнәргә лаек булды, гомер буе Яшел Үзән шәһәр комитетының финанс бүлеге мөдире булып эшләде.
Уртанчы ир туган — Мөҗәһит — минем әтием. Ул элекке Ворошилов районы Иске Имән авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе — Хәернас бабаемны юк-бар әләк белән төрмәгә ябып тоталар. Аннан чыккач, җиде баласын Бибигайшә әбигә калдырып, кан чиреннән үлеп китә. Хәерчелек, ачлык, ялангачлык, ятимлек... Әтиемнең башта Мөхәммәтша абыйсы, аннан Саҗидә апалары Казанга барып урнашалар. Үсмер энеләре Мөҗәһитне дә үз яннарына алырга уйлыйлар. Тик мәктәбенең дүрт сыйныфын гына тәмамлаган кечкенә гәүдәле бу малайның әле яше дә җитми. Шулай да җаен табалар, туган елын үзгәртеп, өч яшькә үстереп, авыл Советыннан язу алалар һәм Казанга юл тоталар. Шуннан башлап, әтиебезнең туган елы 1916 елгы булып йөри башлый.
Казанга килгәч, Саҗидә апасы ФЗӨнең 5 сыйныфына урнаштыра. Авыл мәктәбеннән килгән, русчаны ипилек-тозлык та белмәгән Мөҗәһиткә бик җиңел булмагандыр. Шулай да табигатьтән бирелгән сәләт үзенекен итә. Математикадан беренче контроль эштән үк яхшы билге ала егет. Шул турыда безгә дә кызык итеп сөйләгәннәре хәтеремдә калган. Коридорга контроль эш билгеләрен чыгарып элгәннәр. “Күпчелек кешеләргә — “уд”, “неуд”лар, бер миңа “хур” куйганнар. Бик хурландым шунда. Баксаң, “хур” түгел, “хор” — “хорошо” дигәнне аңлата икән”, - дип сөйләгән иде. ФЗӨдә яхшы укучыларга бүләкләр дә биреп торалар. Әтиемнең шул чор турында тагын бер кызыклы хәлне сөйләгәне булды. “Укый торган бина өч катлы. Баскычтан өскә күтәрелә торган тотынгычтан арт белән аска шуып төшеп киләм, бер “олы кул” якадан эләктереп алды. “Бу нинди хулиган? Син кем?” — ди. “Мин — студент”, — дим. “Булмас”, — диде дә дирекциягә алып кереп китте бу. Гаҗәпләнгәндер инде. Өстә — абыйдан калган иске күлмәк, аякта — чабата. Журналны ачып карады. Билгеләр яхшы. Шул семестр азагында, яхшы укучыларны бүләкләгәндә, миңа куян якалы пәлтә бирделәр. Шул пәлтәнең җылысын онытасым юк. Теге “олы кул” ректор булган икән”.
Әти ФЗӨне яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Абыйсы Мөхәммәтша үрнәгендә Казан дәүләт финанс институтына укырга керә һәм яхшы гына укып китә. Янә ачлык, ялангачлык. Яшь егетнең ачлыктан шешенгән чаклары да еш була. Бигрәк тә өскә кияргә кием булмау кимсетә. Институтта ару хәллеләр генә укый. Мыскыллауларга тешен кысып түзә, тырыша. Әмма кимсетелүләрнең дә чиге була. Ахырда ул, өченче курска җиткәч, документларын алып, институтны ташлап, укытучы булып язылып, Казахстан далаларына чыгып китә. Ул елларда наданлыкка — укый-яза белмәүгә каршы көрәшнең нык барган вакыты була. Шул лозунг астында, “өчмеңчеләр”, “дүртмеңчеләр” булып, алдынгы карашлы интеллигенция вәкилләре, шулар арасында әтием дә, артка калган урыннарга илне наданлыктан коткарырга чыгып киткәннәр. Аннан инде Бөек Ватан сугышы башлана...
Әтием Мөхәммәтша абыйсы белән сугыш чорында да элемтәдә торган. Аның абыйсына язган өчпочмаклы хатларын без хәзер дә кадерләп саклыйбыз. Бер хатында әтием фронтта үзен КПСС сафларына кандидат итеп алуларын хәбәр иткән (Хатлар цензура аша үтү сәбәпле, рус телендә язылган). Фронтовик әтиебез партия билетын да кадерләп саклады, гомер буе үзенең кыйбласына тугры калып, чын коммунист булды. Сугыштан кайткач, ул белемен күтәрү өстендә эшли. Башта — Алабугада укытучылар, аннан Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Әтиебез 40 елдан артык мәгариф системасында эшләде. Укытучы, мәктәп директоры, мәгариф бүлеге инспекторы булды. Бик күп төрле җаваплы җәмәгать эшләрен башкарды. Бервакытта да мактаулы исемнәр артыннан йөрмәде. Аның юлы туры — халыкка хезмәт итү иде. Безгә белем һәм тәрбия алырга ярдәм иткәннәре, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәткәннәре өчен, без әткәй белән әнкәйгә олы рәхмәтле.
Кече энеләре Мөнәвәр дә, 16 яшендә үзен ике яшькә зурайтып яздырып, 1942 елда үзе теләп фронтка китә. Сугышның алгы сафында була, каты яралана. Госпитальдә үлем белән озак көрәшкәч, барыбер үләр бу, дип, ике солдат озатуында туган нигезенә кайтарып җибәрәләр. Үз аягында да басып тора алмаган солдат, Аллаһының рәхмәте белән, терелә, аякка баса. Мөнәвәр абыйның мина кыйпылчыклары алынмаган яралары озак еллар аны борчып торды. Кыймшанган вакытларда ул аларны больницада ярдырып ала иде. Чираттагы бер операциядән соң, аягындагы күпсанлы яра эзләрен күргәч: “Сызлана торгансындыр инде, абый?” — дип сорадым.
Апаем, тикмәгә, өченче көн тоташ, өченче көн әрни минем эчтә бер яра дип, җырламыйлар. Минем эчтә бер түгел, 25 ел мең яра әрни, — дип әйтүләре авыр булып исемдә калган.
Ләкин көчле рухлы Мөнәвәр абый шаян сүзле, шат күңелле иде. Укып, инженер булды, «Сельхозтехника”ны оештыруда, районны газлаштыруда башлап йөрде. Аның, шаярып: “Айга менгән көтүче. Мин дә айга менәр идем, булса арттан этүче,” — дип җырлаганын, туганнар белән җыелышкач, әле хәзер дә сагынып искә алабыз.
Ул чорларда сугышта катнашканнарга, тылдагыларга бернинди ташламалар, матди ярдәмнәр булмады, әмма берсе дә зарланмады — үз көчләре белән яшәделәр, илне торгыздылар һәм әкрен генә, берәм-берәм, бакыйлыкка китә тордылар.
Әнием Камәрия Гомәр кызы да, бик күп сугыш һәм тыл ветераннары кебек, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән фидакарь җаннарның берсе иде. Ул, 1940 елны Алабуга педагогия училищесын уңышлы тәмамлап, Зәй районының Чубыклы җидеелык мәктәбенә химия, биология укытучысы итеп билгеләнә. “Мәктәп зур, параллель класслар, директор белән минем генә, 25 укытучы арасында, махсус белемебез бар иде,” — дип сөйләгәне истә калган.
Бөек Ватан сугышы башлангач, мәктәп директоры фронтка китә. Ризалыгын да сорап тормыйча, әнине директор итеп куялар. Укучыларның әти-абыйлары, коллективтагы ир-ат укытучылар фронтка китеп бетә. Кырда калган икмәкне җыярга, бәрәңге алырга, кышка утын әзерләргә кирәк. Бу һәм башка бик күп эшләр хатын-кыз укытучылар, балалар җилкәсенә төшә. Аның өстенә — кичке ликбез, унйортлыкта агитатор, пропагандист, фронттагыларга җылы киемнәр әзерләүләр һәм башкалар һәм башкалар. Ә иң авыры — укучыларның мәктәпне ташлавы. Чөнки ачлыктан укучылар хәлсез. Өс-башлары — ялангач. Ни эшләргә? Әниемнең: “Өйләренә йөрибез, аяк киемнәре булмаганнарны күтәреп алып килгән чаклар да булды. Мәктәпнең аты бар. Ат җигеп, укучыларны җыеп алып килүне дә оештырдык. Халыкта нормадан артык җир кишәрлекләре бар иде. РОНО аша, шуларны файдаланырга рөхсәт юллап, уңышын мәктәпкә алуга ирештем. Җыелган уңыштан мәктәптә җылы аш пешерүне оештыра башладык. Әкренләп укуларын ташлаган барлык балалар да кире мәктәпкә йөри башладылар. Алга таба үзебез шул җиргә бәрәңге, яшелчә утыртып, укучыларга кышка җитәрлек ризык әзерли алдык,” — дип сөйләгәннәрен хәзер дә күз алдына китерүе авыр. Әниемнәр күп балаларны шул рәвешле ачлыктан алып калалар, укуны да өзми, тиешле белемне дә бирәләр. Директор фронттан кулын өздереп кайткач, җитәкчелекне аңа тапшыра. 20 яшьлек кыз бала бу авырлыкларны ничек җиңеп чыга алды икән? Мөгаен, балаларны ярату, Җиңүне якынайту теләге көч биргәндер.
Быел Бөек Җиңүгә — 80 ел. Бөтен ил буйлап бу көнгә әзерлек эшләре бара. Безнең районда да аны лаеклы каршылау чаралары күрелә. Сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды. Анда йөрәккә үтәрлек матур сүзләр әйтелде, җырлар башкарылды, чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде. Боларның барысы да күңелдә хисләр ташкынын кузгата. Бу матур көннәрне, шундый зурлауларны үз вакытында күрә алмаган әнием, әтием, абыемнарны, иртә киткән фронтовик авылдашларымны уйлап, күңел нечкәрә...
Нет комментариев