Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда урып-җыю кампаниясенә әзерлек бара

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссияләре республика предприятиеләрендә бөртекле культураларны җыюга әзерлек эшләрен тикшерүне дәвам итә. Махсус төркемнәр техниканың хәлен, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүен, шулай ук элеваторларның яңа уңышны кабул итәргә әзер булуын бәяли, дип яза «Татар-информ» МА.

Быел республикада 1 млн 190 мең гектарда бөртекле культуралар утыртылган. Гомуми уңыш 4,5 млн тонна ашлык тәшкил итәчәк, дип фаразлана. Моннан тыш, 2,3 млн тонна шикәр чөгендере, 1,3 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә җыеп алу планлаштырыла.

Министрлык мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә ашлык җыю техникасының 92 проценты ремонтланган (2170 комбайн). Техника паркын төзекләндерүгә 2,2 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән.

Комиссия әгъзалары комбайннарның герметиклыгын аерым тикшерә: аларны ашлык суктырып, саклагыч экран аша кудыртып карыйлар. Бу алып-җыю вакытында ашлык югалтуларын булдырмас өчен кирәк. Шулай ук һәр бер агрегатта янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, сигнал жилетлары һәм авария билгеләре булу-булмавы тикшерелә.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, урып-җыу кампаниясенең уңышлы узуы турыдан-туры техниканы вакытында һәм сыйфатлы әзерләүгә бәйле. Бу эшләр «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты бурычларына да туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев