Республикада 40 меңнән артык кеше авыл хуҗалыгы стажы өчен түләүләр ала
Агымдагы елда Татарстанда авыл хуҗалыгында озак еллар стажы булган 40 515 гражданнар страховка пенсиясенә махсус өстәлмә ала. Аның күләме пенсиянең фиксацияләнгән түләү өлешенең 25 процентын тәшкил итә (яшь буенча яки инвалидлык буенча пенсиягә), дип хәбәр итә Россия Социаль фондының республика буенча бүлекчәсенең матбугат хезмәте. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
Әлеге өстәлмә аркасында республика аграрийларының уртача пенсия тәэминаты 29 184 сумга җитә. Мисал өчен: Татарстанның 1 099 855 пенсионеры арасында уртача яшь буенча пенсия 26 550 сум тәшкил итә.
Өстәлмә алуның төп шарты — авыл хуҗалыгында 30 ел һәм аннан да күбрәк стаж булуы һәм пенсиягә чыкканда авыл җирендә яшәү. Әгәр пенсионер киләчәктә шәһәргә күченеп китсә дә, билгеләнгән өстәлмә югалмый.
Өстәмә түләүләр өчен гариза язарга кирәкми, ул страховка пенсиясе рәсмиләштерелгәндә автоматик рәвештә билгеләнә. Өстәмә белешмәләр таләп ителми.
Бүлекчә белгечләре сүзләре буенча, өстәлмә алу хокукы хөкүмәт исемлегенә кертелгән авыл хуҗалыгы һөнәрләре ияләрендә бар. Бу исемлеккә тракторчылар, агрономнар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, савым осталары кебек 500 дән артык һөнәр керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев