САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Агроном Гөлнара Гарифуллинаның 40 елга якын хезмәт стажы бар

Алдынгы белгеч Гөлнара Гарифуллина белән басу-кырларда бик күптәннән очрашып йөрибез, аннан башка да тормыш юлларының кисешкәне булгалады.

Тумышы белән Карамалы авылыннан ул. Шунда балачагы үткән, мәктәп еллары матур хатирәләр калдырган. Урта мәктәпне тәмамлау белән, кыз Дүсемдә сатучы булып эшли башлый, аннан Җәлилгә күчерәләр. Туган ягының иркен басулары, гөлчәчәкле кыр-болыннары тынгылык бирми кызга. Көн дә күңеле авылга ашкына аның. Шул чакта җае да чыгып куя. Ул вакытлардагы совхоз директоры Яхъя Фәсхетдинов аны склад мөдире итеп эшкә чакыра. Гөлнара Хәммәт кызы бик теләп риза була. 

- Миңа җир эше бик ошап китте. 15 елга якын эшләгәннән соң, агроном булып күчтем. Хәзер инде бу хезмәтемне башкарганга да 20 ел тула. Без – бит авыл балалары. Эшләп үстек, гектары-гектары белән чөгендерен дә эшкәрттек. Склад мөдире булып эшләгәндә үк, китаплар укыдым, авыл хуҗалыгы культуралары белән кызыксындым. Ул чактагы бик тәҗрибәле агроном Рафис абый Кашапов шулай таләп итә иде. Урыны оҗмахта булсын, мин аннан күп нәрсәгә өйрәндем, тормыш һәм хезмәт мәктәбе үттем. Кайсы басуга ничә центнер ашлама кергән, ничә центнер ашлык кирәк, нормасы күпме, уңыш күпме чыккан – һәр басуны язып бара идем. Шуннан агрономия белән ныклап кызыксынып киттем. Остазым да бик яхшы булды, эшнең асылына тиз төшендем, - диде агроном ханым. 

Җир эшенә бер кереп киткәч, аннан аерылам димә икән. Комбайнерлар белән тиз уртак тел таба ул. Яңалары килсә, аларга инструктаж үткәрә. Алтын урталыкны эзләп, авырлыкларны да бергәләп җиңеп киләләр.

- Кадрлар кытлыгы сиздерә, әлбәттә. Илнур Вәлиев, Илнур Галимов, Ринат Мирзаев, Айдар Талипов кебек көнне төнгә ялгап эшли торган кешеләр булса, эшләр көйле барыр иде. Алар басуны да яхшы беләләр, үз эшләренең чын осталары, бик тырышлар. Хәзер техникалар көчле, ә менә авылда эшләүчеләр аз. Җитеп бетмәгән эшче көчне читтән килүчеләр хисабына тулыландырабыз, көллияттән килеп тә ярдәм итәләр. Комбайннарда эшләүчеләр кытлыгы хезмәттә дә тоткарлыклар тудыра. Җир эшкәртү, чәчү дә сузыла шуңа. Ә һәрнәрсәнең үз вакыты, үз срогы бар. Бер генә көнгә соңга калсаң да, ул уңышка тәэсир итә, - ди белгеч.  

Һәркөнне, иртән торып, битен юганда ук, кайсы басуга барасын уйлый башлый агроном. Руль артына утыра да, таныш басулары буйлап, алга җилдерә. Комбайнерлар янына килеп туктауга, һәркайсының хәлен белешеп чыга. Алар басуга кереп киткәнче, туфракның дымлылыгын тикшерә. Хәер, тәҗрибәле комбайнерларга киңәш тә кирәкми. Әмма белгеч белән килешенми, эшкә керешмиләр алар. Шулай үзара аңлашып эшләгәндә генә, көннәре көйле уза. 

- Баш агрономыбыз бик көчле. Марат Салихов, яшь булуына карамастан, киңәшләшергә бик рәхәт кеше, үзе әйбәт, үзе сабыр. Башкаручы идарәчебез Илшат Нәкыйп улына бик рәхмәтлемен. Эчкәннәрне көйли белә, хезмәт кешесенең кадерен белә. Чөнки ул алар белән кулга-кул тотынып эшли. Идарәчебез Раушан Гәрәев тә – кешелекле, ярдәмчел, бик гади. Шулар белән киңәшләшеп эшлибез. Агроэксперт Габделвәли Хашимов хезмәт тәҗрибәсе барыбызга да җитә. Аның хезмәтенә кагылышы булмаган сорау бирсәң дә, ул үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып җавап бирә. Киңәшкә бик рәхәт кеше, - дип мактады Гөлнара Гарифуллина хезмәттәшләрен.

Әлбәттә, быелгы уңыш башка еллардан аерылып тора. Иң мөһиме: югалтуларсыз җыеп алырга. 

- Хәтерлим: мин склад мөдире булып эшләгән чакта бер елны ашлык ындыр табагыннан агып чыкты. 20 еллар тирәсе элек булды бу. Аннан соң да булды андый ел. Дөрес, совхоз белән агрофирманы чагыштырганда, хәзер мөмкинлекләр күбрәк, эш шартлары да яхшырак, техника да көчлерәк, куәтлерәк. Җир эшкәртүдән башлап, урып-җыюга чаклы хезмәт өчен уңайлыклар тудырыла. Ашламасы да җитәрлек. Бары тик эшләргә генә кирәк, - диде кыр уңганы. 

Күренеп тора: хезмәтен яратып башкара Гөлнара Хәммәт кызы. Ике кыз тәрбияләп үстергән, хәзер икесенең дә үз гаиләләре бар, икешәр ул тәрбиялиләр. Кечкенәдән әниләренең хезмәтен аңлап, өйдәге эшләрне үзләре башкаралар алар, хуҗалыкта ярдәм итәләр. Ә оныкларын бик ярата әбиләре. Алар миңа яшәү көче, хезмәт дәрте өстиләр, ди. Менә шундый тырыш, җитез, булган ул агроном Карамалыдан Гөлнара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев