Яңа ел бәлеше
Татар халкының милли ризыгы - бәлеш.
Бәлеш өчен безгә кирәк була:
250 мл кайнар су , ярты стакан эретелгән маргарин, 1аш кашыгы майонез,тоз, тәменчә, шикәр комы,он.
Эчлек өчен:ат итен, каз итен, бәрәңгене шакмаклап турыйбыз, суган, тоз ,борыч салып яхшылап болгатабыз.
Камырны җәеп майланган табага куябыз, кисем ясыйбыз(фото да курсәтелә) эчлекне салабыз, кырыйларын әзрәк күтәрәбез.Капкачын ясыйбыз,мин үземчә бәлешкә бизәлеш керттем.180°лы пичкә пешерергә куябыз.2сәгать тирәсе пешә.
Тәмле булсын!
Автор Минзилэ Галимова
ЧЫГАНАК: https://vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев