Райондашыбыздан эремчек запеканкасы рецепты
Ашларыгыз тәмле булсын!
Безгә кирәк:
эремчек-500 г.
манный ярмасы-100 г
йомырка-2 данә
каймак- 50г
йөзем яки чикләвек- 50 г
шикәр комы- тәменчә.
Йомырканы сытабыз, өстенә эремчек, шикәр комы, йөзем яки чикләвек, манный ярмасы өстәп,
яхшылап болгатабыз. Әзер массаны майланган табага салабыз, 20-25 минутка мичкә пешерергә куябыз. Пешеп суынган запеканка өстенә каймак салабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев