САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Кура җиләге көненә без дә кушылыйк

Бүген сарманлылар Кура җиләге кайнатмасы көнен билгеләп үтәләр.

Ул ел саен 16 августта бәйрәм ителә һәм Малинник көненә багышлана. Бу көнне өстәлгә кура җиләге кайнатмасы кую гадәткә кергән.

Халык кура җиләген элек-электән үз иткән. Аны салкын тигәннән дару буларак файдаланганнар һәм бу җиләк сәламәтлек белән бергә матурлыкны сакларга да ярдәм иткән. Ул С витаминына, флавоноидларга һәм антоцианнарга бай. Кура җиләге кулинариядә дә киң файдаланыла. Ул десертларга хуш ис һәм тәм бирә. Аның кайтанмасы да бик файдалы. Кура җиләгендә бакыр күп, ягъни ул — яхшы антидепрессант. Анда шулай ук тимер күп, ягъни ул кан ясалуга да бик яхшы тәэсир итә.

«Ун минут» кайнатмасы рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез. 1 кг кура җиләгенә 500 гр шикәр комы алабыз. Кура җиләге өстенә шикәр комы сибеп, төнгә калдырабыз. Иртән, сак кына болгатып, шикәр комы эреп беткәнче җылытабыз. Кайнап чыккач, ун минут акрын утта кайнатабыз һәм стерильләштерелгән банкаларга салып, калай капкач белән ябабыз. Кайнатманы бүлмә температурасында саклыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев