САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яраткан тәрбиячеңә һәм укытучыңа бүләк яса!

Хөрмәтле төркемдәшләр!

Көз айлары – бәйрәмнәргә аеруча бай айлар. 27 сентябрьдә без Тәрбияче, ә 5 октябрьдә Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Мөгаен, күп әти-әниләр балаларының яраткан тәрбиячеләрен, мөгаллимнәрен сөендерү турында алдан ук баш ваталардыр. Ә безнең аларга заманча һәм уникаль тәкъдимебез бар: “Сарман” яки “Новый Сарман” газеталарына подписка бүләк итү. Акция 10 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүләккә без дә үз өлешебезне кертәчәкбез: югарыда телгә алынган көннәр эчендә район газеталарына язылучылар квитанцияләрне “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” тарафыннан әзерләнгән матур конвертка салып бирә алалар. Аны редакциядән килеп алырга кирәк. Конверт – бушка. Шулай итеп, бүләк – сездән, конверт – бездән! Бу яраткан тәрбиячеләрегез һәм укытучылар өчен иң кирәкле һәм иң актуаль бүләк булачак.
Инде 2022 елның I яртыеллыгына район газеталарына язылу өчен старт бирелде. “Сарман” газетасына почта аша ярты елга язылу аерым кешеләр өчен – 773,76 сум, оешмалар өчен – 863,82 сум, ә “Новый Сарман” газетасына икесе өчен дә – 476,76 сум. Альтернатив язылу бәяләре: “Сарман”га – 450 сум, “Новый Сарман”га – 400 сум. Альтернатив язылу редакциядә үткәрелә. Санаулы вакыт тиз үтә, ашыгыгыз, дуслар!

 

Реклама 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев