Мортамак китапханәсендә җылы очрашу узды
Җәмгыять

Мортамак китапханәсендә җылы очрашу узды

Мортамак авылы китапханәсендә олылар һәм балаларны берләштергән искиткеч матур һәм күңелле Алма бәйрәме булып узды.

Чара барышында олылар өчен шигъри минутлар оештырылды, көзге табигатькә һәм уңышка багышлап җырлар яңгырады. Шулай ук һәркем үзенең яраткан алмалы бәлеш рецептлары белән уртаклашты.

Бәйрәм кысаларында эшләгән махсус китап күргәзмәсе дә килүчеләрдә зур кызыксыну uятты. Кунаклар көзге уңыш һәм файдалы җиләк-җимешләр турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр.

Чара ахырында барлык катнашучылар бергәләп тәмле алмалар һәм кайнар чәй белән сыйландылар. Оештыручылар бәйрәмгә килгән һәркемгә олы рәхмәтләрен белдерәләр.

Фотолар үзәкләштерелгән китапханәнең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды


Нет комментариев