Казанда әнисенең машинасын рөхсәтсез алып качкан үсмер тотылды
Иминлек

Казанда әнисенең машинасын рөхсәтсез алып качкан үсмер тотылды

Казанда 14 яшьлек үсмер әнисенең автомобилен рөхсәтсез алып киткән һәм ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качарга тырышкан. ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Мәгълүматларга караганда, яшь егетнең машина йөртү таныклыгы булмаган. Шуңа карамастан, ул салонга 13 яшьлек сеңлесен һәм 3 яшьлек энесен дә утыртып, юлга чыккан. Юл-патруль хезмәте инспекторларының туктау таләбен игътибарсыз калдыргач, алар үсмернең артыннан куа киткән.
Качу вакытында үсмер юл хәрәкәтендә куркыныч хәлләр тудырган: тизлекне чиктән тыш арттырган, каршы як полосага һәм светофорның кызыл утына чыккан. Нәтиҗәдә, хокук сакчылары аны туктатуга ирешкән.

Тәртип бозучының ата-анасына карата биш административ беркетмә төзелгән, балаларга тиешле тәрбия бирмәгән өчен штраф салынган. Автомобиль исә штраф стоянкасына озатылган.


Нет комментариев