Татарстанда яшәүчеләрнең кайбер машина йөртү таныклыклары үз көчен югалта. Моны «Татар-информ» МА хәбәр итә. Россия Эчке эшләр министрлыгының пресс-үзәгенә сылтама белән билгеләп үтелгәнчә, элек автоматик рәвештә озайтылган машина йөртү таныклыкларының вакыты тәмамлана.
2023 елның октябрендә вакыты чыккан һәм автоматик озайтылган таныклыклар 2026 елның октябрендә тулысынча үз көчен югалта.
Элек Россиядә 2022 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 31 декабренә кадәр вакыты тәмамланырга тиеш булган машина йөртү таныклыклары өч елга автоматик рәвештә озайтыла иде. 2025 елда автоматик озайту механизмы үз эшен туктатты. Шуңа күрә 2023 елның октябреннән башлап вакыты чыккан таныклыкларны кулланучыларга яңа документ рәсмиләштерергә кирәк. 2026 елның октябреннән бу таныклыклар Россия территориясендә яраксыз дип санала.
Вакыты чыккан яки яраксыз таныклык белән машина белән идарә итү административ җаваплылыкка китерә. Шул сәбәпле штраф күләме 5 меңнән 15 мең сумга кадәр тәшкил итә. Автомобиль йөртүчеләргә юлларда авырлыклар тумас өчен, вакытында ЮХИДИ бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша яңа таныклык алырга киңәш ителә.
Нет комментариев