Синоптиклар октябрьдә һава торышы нинди булачагын әйтте
Һава торышы

Синоптиклар октябрьдә һава торышы нинди булачагын әйтте

Татарстанда көз башыннан бирле иң салкын төн теркәлде: республиканың төньяк һәм көнчыгыш районнарында һава температурасы 5–9 градус салкын күрсәтте. Салкын көннәрдән соң төбәккә яңадан җылылык килә. Көзнең икенче аена һава торышы фаразы турында «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометүзәге башлыгы Феликс Гоголь сөйләде.

Якындагы көннәргә һава торышы

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, октябрьнең беренче декадасында һава температурасы климатик нормага якын булачак. Якындагы көннәрдә республикада һава нормадан якынча 2 градуска югарырак көтелә:

  •   7 октябрьдә: атмосфера фронты үтү сәбәпле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15–17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә +2...+7 градус, көндез һава +10...+15 градуска кадәр җылыначак.
  •   8 октябрьдә: төнлә +3...+8 градус, көндез +10...+15 градус булачак.
  •   9 һәм 10 октябрьдә: явым-төшемсез тыныч антициклон һава торышы урнашачак, ә көндезге температура +11...+17 градуска кадәр күтәреләчәк.

Синоптиклар октябрьдә һава торышы нинди булачагын әйтте

Айга гомуми прогноз

Октябрьдә уртача айлык температура климатик нормадан якынча 1 градуска югарырак булыр дип көтелә (Татарстан буенча норма +4,9 градус тәшкил итә). Явым-төшем күләме күпйыллык норма чикләрендә — республика буенча якынча 49 мм дәрәҗәсендә булачак.

«Әбиләр чуагы» яңадан килерме

Феликс Гоголь аңлатканча, көтелә торган җылылыкны «әбиләр чуагы» дип атап булмый. Ул сентябрьнең икенче яртысында, озак вакыт коры һәм кояшлы һава торышы торганда булды. Ә хәзерге җылылык тотрыксыз булачак — алмашынучан болытлы һава һәм атмосфера фронтлары көтелә.

Синоптиклар октябрьдә һава торышы нинди булачагын әйтте

Беренче кар турында

Октябрь башында көнчыгыш районнарда яуган кар турында сөйләгәндә, ТР Гидрометүзәге башлыгы ай башындагы вакытлыча кар катламын аномалия түгел дип билгеләп үтте. Мондый күренешләр вакыт-вакыт булып тора һәм бер дә сирәк очрый торган хәл түгел.


Нет комментариев