ТР Гидрометеоүзәге бүген +17 градуска кадәр җылы вәгъдә итә
Һава торышы

ТР Гидрометеоүзәге бүген +17 градуска кадәр җылы вәгъдә итә

Бүген, 9 октябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы саклана, температура тагын бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә, сизелерлек явым-төшем булмаячак. Җил көнбатыштан көньяк-көнбатышка һәм көньякка таба юнәлешен үзгәртеп, секундына 4-9 метр тизлек белән исәчәк. Көндез һава температурасы +12...+17 градуска кадәр җылыначак.

Сарман районында һава торышы:

Районда шулай ук алмашынучан болытлы, сизелерлек явым-төшемсез һава торышы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 4-9 метр тизлек белән исәчәк.

  • Көндез: +12...+16 градус җылы.
  • Төнлә: +2...+5 градус, ә түбән урыннарда һава ачыкланганда -1...+1 градуска кадәр салкынча булуы мөмкин.

Нет комментариев