САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташыбыз Айсылу Мирхафизхан Сарман балаларына мастер класс үткәрде

Кичә Сарман сәнгать мәктәбендә якташыбыз Айсылу Мирхафизхан бию төркеменә йөрүче балаларга мастер класс үткәрде. “Умырзая” бию төркеменә ул вальс элементларын өйрәтсә, “Жасмин” кызларына мастер классны заманча бию техникасын кулланып үткәрде. 


- Соңгысы яңалык булып тора һәм безнең илдә әле кулланылмый диярлек, - диде ул. 
Айсылу Мирхафизхан – якташыбыз – башкалабыздагы Галиәскар Камал театры хезмәткәре, Татарстан Республикасының халык артисткасы Фәридә Сафинаның кызы. Без – сарманлылар аның һәм Айсылуның иҗаты белән даими кызыксынып торабыз. Айсылу балалар белән дәрес үткәргәндә дә, Фәридә ханымнан соңгы яңалыкларны сораштык. Исегезгә төшереп үтәбез: Айсылуыбыз хореография училищесын тәмамлагач, алты ел Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында классик балерина булып эшләде, солистка дәрәҗәсенә җитте, ил һәм дөнья күләмендә үткәрелгән дәрәҗәле конкурсларда җиңүләр яулады. Шунысын да әйтергә кирәк: ул беркайчан да ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнми, осталыгын арттыру өстендә даими эшли. Быел ул Италия һәм Израильдә дөнья күләмендә танылган бию осталарында мастер класслар үтеп кайтты. “Жасмин” төркеменә дә биюне Израильдә өйрәнгән техника нигезендә өйрәтте. Бүгенге көндә ул Мәскәүдә Борис Щукин исемендәге театр институтында магистратурада II курста пластика һәм хәрәкәт кафедрасында бюджет урынында укый. 
- Бу минем киләчәгем өчен кирәк. Театраль белем миңа драма артистлары белән дә эшләү һәм ике төрле белемне берләштереп, осталыгымны тагы да арттыру мөмкинлеге бирәчәк, - ди тырыш, үҗәт һәм һәрвакыт алга, камиллеккә омтылучы якташыбыз. Айсылуның матур итеп туган телдә аралашуы, гадилеге, тыйнаклыгы һәм эчкерсезлеге дә сокландырды. 
Күпкырлы эшчәнлек алып баручы Фәридә ханымның да бүгенге көндә дә хыяллары – зурдан. 
- Әтинең икенче китабын әзерләү өстендә эшлим. Әни ягыннан биш-алты буын шәҗәрәбезне эзләп таптым, аның хакында да китап язарга җыенам. Моның өчен җитәрлек материал тупладым, әнинең язып калдырган истәлекләре дә бар. Әни, дигәннән, авыр вакытыбызда район һәм Сарман авыл җирлеге җитәкчелеге, сарманлылар, күрше-тирә, дусларыбыз тирән кайгыбызны уртаклашты, матди һәм рухи ярдәм күрсәтте. Әниебез дә Казанда яшәгән вакытында Сарманны, аның кешеләрен бик сагынды, һәрвакыт андагы яңалыклар белән кызыксынып торды. 13 сентябрьдә исә мин артистлар төркеме составында Ташкентка гастрольләргә китәчәкмен, “Әтәч менгән читәнгә” һәм “Зәңгәр шәл” спетакльләрендә уйнаячакмын, - ди Фәридә ханым. 
Сарманыбызның данын арттырып, аны яратып һәм сагынып яшәүче Фәридә ханымга һәм Айсылуга киләчәктә дә уңышлар телибез һәм без дә аларга “Без дә сезне яратабыз!” – диябез. 
Зөлфия Шәрипова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X