САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшыбайлылар тарих белән очраштылар

30 августта Яхшыбай авыл клубы территориясендә Татарстан Республикасы көненә багышланган "Үткәннәрне барлап" дип исемләнгән авыл бәйрәме үтте.

Аның кысаларында "Тукта, мизгел..." дигән фотокүргәзмә оештырылды. Анда XX гасыр башыннан алып хәзерге заманга кадәр сакланган авыл белән бәйле фотолар куелды. Авылдашлар һәм килгән кунаклар күргәзмәне бик зур кызыксыну белән күзәттеләр, кайбер кешеләр аның яныннан бәйрәм беткәнче китмәделәр. Һәрбер урам үзенең бәйрәм табынын әзерләгән иде. Бәйрәмгә килүчеләр чәй табыны артында истәлекләр белән уртаклаштылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннарда катнаштылар. Яхшыбай авыл клубы мөдире Әлфия Сираева оештырган әлеге чара барысына да бик ошады, алар бәйрәмнән зур канәгатьлек белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев