САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йә, пешекче, йә, бакчачы булам, дип хыялланган Эдуард дөнья тамашачысын шаккатыра

Йә, пешекче, йә, бакчачы булам, дип хыялланган Эдуард дөнья тамашачысын шаккатыра.

Мортыштамак авылында туып-үскән, бүгенге көндә Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Латыйпов Эдуард Фәһим улын районда белмәүче кеше  юктыр да. Күпләр исемен ишетүгә үк: “Менә, ичмаса, талант, - дип соклана.- Театр артисты да, җырчы, сценарист, режиссер, биюче. Болар өстенә шигырьләр дә иҗат итә.” Бер булганнан бар да була икән шул. Мөгаен, тумыштан артист дип, шундыйларга әйтә  торганнардыр да. Гомумән, аны башка профессия кешесе итеп күз алдына китерү дә кыен.

12 еллык театр сәхнәсендә нинди генә рольләр башкарылмаган - образлар галереясы да  бай һәм төрле: “Аерылабыз, ахрысы...”ында - Фатих  (Юлчы), “Булмас димә,дөнья бу!” да  - Сәйфиевич (С.Белов), “Тәрәзәгә егет килгән” дә - Павел (Ф.Садриев), “Утрау” да  - Вәиз (З.Хәким), “Кызлар килде авылга” да  - Әмир (Н.Гаетбай), “Банкрот”та -  Мөхәммәтҗан   (Г.Камал), “Оҗмах капкасы”нда - Корбанов  (М.Гыйләҗев), “Туган–тумача” да - Минсабир (И.Зәйниев), “Гашыйк Кәриб” тә -  башта гашыйк Кәрибнең яше, соңрак карт Кәриб (М.Лермонтов), “Болан-Патша”да - Леандро  (К.Гоцци),  “Назлы кияү” дә - Камәретдин (К.Тинчурин), “Күк капусы ачылса”да - Гайфи Габдрахманов (Х.Вахит),  “Кыю кызлар”да - Әбелкәрип (Т.Гыйззәт), “Ромео һәм Джульетта” да - Грегорио  (У.Шекспир), “Кар астында кайнар чишмә” дә - Кәримҗан (А.Гыйләҗев), “Яшь йөрәкләр” дә - Галимҗан (Ф.Бурнаш). “Әҗәлгә дару бар, диләр дә” ( “Лекарь по неволе”)- Лука (Мольер), “Тыкрыкта булды бу хәл”дә -Садыйк (З.Хәким), “Синсез килгән язлар”да – Сәхап (З.Кадыйрова), “Балакаем” да – Айрат (И.Зәйниев). Соңгысы  өчен  коллектив Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясенә дә лаек була. Боларда – аның  сәхнә эшчәнлеге, табышлары, уңышлары.  Актерлык куәте зур трагик рольләргә дә, көчле кичерешләргә, хәтта көлкеле сатирик характерларга да җитәрлек аның. Һәр роле якын, кадерле. Кайда гына булмасын,  нинди генә җанрда, нинди генә стильдә иҗат итмәсен - концертларда  җырлыймы, театрда уйныймы, юбилей кичәсе алып барамы, аны көтеп алалар, чыгышларын сөеп карыйлар - Дагыстан, Венгрия, Бурятия,  Литва, Латвия, Төркия, Калмыкия, Элиста, Россия, Татарстан шәһәрләре, район, авыллары (Эдуард катнашындагы  “Аерылабыз, ахрысы”, “Оҗмах капкасы”, “Утрау”, “Балакаем”  спектаклләре ТНВ каналыннан һәрдаим күрсәтелеп тора)...  Куйган тырыш хезмәте дә югары бәяләнә. Ул Татарстан мәдәният минстрлыгының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Ә инде “Яшь йөрәкләр”дәге Галимҗан һәм “Кар астында кайнар чишмә”дәге Кәримҗан ролләре өчен ул быел  “Елның иң яхшы актеры” исеменә лаек була.

Эдуард Латыйпов турындагы тулырак язманы Сарман газетасының 18 апрель саныннан укыгыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев