САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Укучылары да ,гаиләсе дә - талантлы

Районыбызның исемен республикабызның һәр шәһәрендә, һәр почмагында танытырга сүз биргән, күрәмсең, Миләүшә Рафисовна.

Бер конкурс тәмамланырга өлгерми, кабат икенчесенә әзерләнеп чыгып китәләр «Сарман сәнгать мәктәбе» укучылары.

Хакимуллина Миләүшә Рафисовна җитәкчелеге астында, Сарман данын Алабуга шәһәрендә «Алло, мы ищем таланты» дип исемләнгән республикакүләм конкурсында сәнгать мәктәбе укучылары яклады. Вокал-соло номинациясендә Шигапова Алия – 2 дәрәҗә, Гайнемова Регина – 3 дәрәҗә лауреатлары булдылар. Миләүшә Рафисовна күңелләрне ялкындырырлык итеп җырларга гына түгел, оста итеп фортепиано, уен коралында да уйнарга өйрәтә. Әлеге конкурста фортепианода уйнау осталыкларын Ситдиков Салават белән Хасаншина Гөлшат күрсәттеләр, алар бу номинациядә 3 дәрәҗә лауреатлары булдылар.

Балалар күңелендә җыр-моңга мәхәббәт уяту өчен, укытучыга укучылары өчен үрнәк булу бик мөһим. Шуңа күрә Миләүшә Рафисовна укучылары белән конкурста катнашу мөмкинлеген беркайчанда югалтмый. 28 нче март көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Моң чишмәсе» дигән республикакүләм конкурсында 1 нче дәрәҗә лауреат исемен яулады. Ә инде узган атнада «Без бергә» дип исемләнгән республикакүләм фестивалендә «Творческая семья» номинациясендә гаиләсе белән катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев