САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарының якынча нәтиҗәләре билгеле

Агымдагы елда район мәктәпләренең 9 сыйныфларын 358 укучы тәмамлады.

Укучыларның барысы да, төп дәүләт имтиханнарын әйбәт кенә тапшырып, аттестат алдылар. 
Ә бердәм дәүләт имтиханнарын барлыгы 102 укучы (болар – 11 сыйныф укучылары) бирде. Мәҗбүри фәннәрдән – рус теле һәм татар теленнән имтиханнарны барысы да уңышлы бирделәр һәм аттестат алдылар. Укучыларның 17 проценты 56 фәннән югары – 80 һәм аннан артыграк баллар җыйдылар. Аларның күбесе – Сарман гимназиясе укучылары. Биредә барлыгы 28 укучы бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл җыйды. Бу уңайдан тагын бер яхшы гына нәтиҗә күрсәткән мәктәпне билгеләп үтәргә мөмкин. Ул – Җәлил беренче мәктәбе, биредә югары балларны 14 укучы җыя алды. “Укудагы аерым уңышлар өчен” медаленә чыгарылыш сыйныф укучыларының 15 е лаек булды. Бу аларның 14 процентын тәшкил итә. Иң күп медаль алучылар – шулай ук Сарман гимназиясеннән. Анда мәктәпне медальгә 10 укучы тәмамлады. Җәлил поселогының беренче мәктәбендә медальгә – 3, Җәлил икенче мәктәбендә 2 укучы лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев