САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Террорчылыкка каршы халыкның үзе белән бергә көрәшү кирәк

Террорчылык белән көрәш – дәүләтнең төп бурычларының берсе.

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Террорчылык белән көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата “Россиянең сугышчан дан көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы Федераль законы нигезендә гамәлгә кертелде. Ул 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда булган фаҗигале хәлләр белән бәйле. 
Бүгенге көндә террорчылык белән көрәш – дәүләтнең төп бурычларының берсе. Ул бөтен дөньяга куркыныч тудыручы замана проблемасына әверелде. Бу уңайдан Россия дә – искәрмә түгел. Хәзерге террорчылык кансызлык, вәхшилек белән нык бәйләнгән. Дәүләт тарафыннан халыкны һәрьяктан саклау чаралары күрелсә дә, террорчылык, афәт чир кебек, җәмәгатьчелекне камап алырга гына тора, төрле очракларга яраклаша бара. Террорчылыкка каршы төп көрәш алымы булып халыкның үзенең дә уяулыгы, җаваплылыгы, тирә-юньгә битараф булмавы тора. Аның белән көрәшү генә түгел, кисәтү, булдырмый калу чараларын күрү мөһим. Халыкларның бердәмлеген саклау, үзара дустанә мөнәсәбәтләр булдыруга чакыру буш сүзләр өчен әйтелми, чыннан да, ихтыяҗ бар. Бер-береңә карата игътибарлы, хөрмәтле булганда гына, җинаятьчел уйлар белән йөрүчеләрнең гамәлләрен тормышка ашыруга киртә куярга мөмкин. Бары тик күмәк көч белән генә тормышыбызны тыныч, имин итеп сакларга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев